ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2019 ел
шимбә

Хөрмәтле автомобиль транспорты хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Һөнәри бәйрәмегез-автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләре көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!


25
октябрь, 2019 ел
җомга

2019 елның 25 октябрендә Мөлекова Миннегайша Ярулла кызын 101 яшьлек туган көне белән Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов һәм Олы Бортас авыл җирлеге башлыгы Радик Солтан улы Сәгъдиев котладылар.

Шимбә көнне, 26 октябрьдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын Казан, Чаллы һәм Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексы) ярминкәләргә арзан бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга чакыра. Шәһәрлеләр ит, казылык продукциясе, төрле сөт, сыр, йомырка, яшелчә, бал, шикәр, он, ярма һәм Татарстан муниципаль районнарыннан китерелгән башка фермер продукциясен сатып ала алачак.

Балтач авыл китапханәсендә «Китап хастаханәсе» дигән изге эшләр көне узды. Балаларны «авыру» китаплар көтте, аларга «дәвалау»кирәк иде.

24 октябрьдә Осинники авыл мәдәният йортының "Сударушка" ансамбле Варварино авыл клубында "Ак дөньяда яшәгәндә сөен" дип исемләнгән концерт белән булды.

«Серле сандык» клубында катнашучылар өчен туган якны өйрәнү музеенда «Әби-бабаларыбызның киемнәре» дигән чара узды.

2019 елның 28 октябрендә 14:30 сәгатьтә Кама Тамагы штп, К.Маркс ур., 105 йорт адресы буенча (китапханә бинасы) «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Кама Тамагы җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә (китапханә бинасы) РФ Дәүләт Думасы Гыйльметдинов Илдар Ирек улы гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итәчәк.

2019 елның 30 октябрендә 15 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең Югары Ослан районара тикшерү бүлеге җитәкчесе гражданнарны кабул итәчәк.

«Кайнар линия» телефоны буенча белгечләргә ата-аналар тарафыннан Балаларны тәрбияләү һәм карап тоту бурычларын тиешенчә үтәмәү очраклары, шулай ук гаилә әгъзаларының тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаучы хәлләр турында хәбәр итәргә мөмкин.


24
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 24 октябрендә «Кама таңнары «социаль ярдәм күрсәтү үзәге» автоном коммерциячел булмаган оешмасында дәүләт инспекторы Нияз Нуриев ял итүчеләр һәм персонал белән очрашу үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International