2019 елның 23 октябрендә Лаеш шәһәрендә «Иң яхшы авыл клубы һәм авыл мәдәният йорты» республика конкурсының йомгаклау этабы узды.
2 атна элек «Тәмте «Агрофирмасы» ҖЧҖенең терлекчелек тармагын комиссион тикшерү хуҗалыкның терлекләрне кышлатуга әзер булмавын, терлекләр ашатылмавын күрсәтте, агрофирманың барлык эш юнәлешләре буенча да бик күп проблемалар тупланган иде. Район җитәкчелеге хуҗалыкны «Татагролизинг» АҖ тапшырырга карар кылды, яңа җитәкче Фәнил Камил улы Абулханов билгеләнде. 23 октябрьдә шул ук комиссия агрофирманың барлык бүлекчәләрен йөреп чыкты һәм үзгәреш бар дигән карарга килде.
2019 елның 24 октябрендә Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгының агымдагы сораулар буенча районның финанс органнары җитәкчеләре белән чираттагы атналык эшлекле киңәшмәсе узды.
Балалар өчен янгын куркынычсызлыгы-балалар бакчасында тәрбиячеләр һәм ата-аналар тарафыннан зур игътибар бирелергә тиешле мөһим мәсьәләләрнең берсе. Критик хәл килеп чыккан вакытта да кисәтү буенча грамоталы үз-үзеңне тоту гомерне саклап калырга мөмкин.
Грант күләме Министрлык тарафыннан КФХның үз акчаларын һәм аның чыгымнар планын исәпкә алып билгеләнә. Мөгезле эре терлек үрчетү өчен грантның максималь күләме бер хуҗалыкка 30 млн.сумнан артмый һәм НДС исәбеннән башка чыгымнарның 60% ын тәшкил итә. Башка төр авыл хуҗалыгы терлекләрен, кош – корт һәм балыкны үрчетү һәм тоту өчен-20 млн.сумнан да артмый.
Шигырь бәйрәме барлык сугыш кырларында ятып калган, сугыштан кайтмаган, үз җирен һәм илен саклаган кешеләрнең якты истәлегенә багышлана.
Бу истәлекле көн уңаеннан «Ак торналар көне» китап күргәзмәсе ,шулай ук кадет интернат-мәктәбе укучылары өчен әдәби бәйрәм әзерләнгән иде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм итү һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге» ДКУ белән берлектә, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү программасы гамәлгә ашырыла.
Хәзерге вакытта эшкә яраклы өлкән яшьтәге, бигрәк тә авыл җирендә яшәүче кешеләр өчен диспансеризация, гомумән, медицина хезмәте күрсәтү, сыйфатлы үз вакытында социаль ярдәм алу актуаль булып тора. Авыруны вакытында ачыклау өчен профилактик караулар, вакытында ясалган диспансерлаштыру мөһим. Шуңа күрә районда "Демография" милли проектының " Өлкән буын" федераль проектын тормышка ашыру кысаларында социаль яклау бүлеге, "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, үзәк район хастаханәсе белән берлектә, 2019 елның 2 сентябреннән башлап, 65 яшьтән өлкәнрәкләр районның медицина учреждениеләренә илтә.
23 октябрьдә Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча бушлай кайнар линия ача.
2019 елның 21-22 октябрендә комиссия «Кама «Агрофирмасы» ҖЧҖ һәм «Бортас «Агрофирмасы» ҖЧҖ терлекчелек фермаларын карап чыкты. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Вәлиев Илфат Илдар улы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе ПМО булеге җитәкчесе Камалиев Госман Ганибай улы, район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Шакиров Руслан Рашат улы, директорлар, баш белгечләр, ветеринария табиблары, зоотехниклар, терлекчелек буенча бухгалтерлар составындагы комиссия терлекчелекне алып бару технологиясен, ашату рационын, фермаларның һәм биналарның санитар торышын, терлекләрне кышлатуга әзерлекне, биналарны, тирес түгүче транспортерларны ремонтлауны, ишекләрне җылытуны тикшерделәр.