ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

25 июньдә Татарстан Республикасы сөт җитештерүне беренче мәртәбә тәүлеккә 4000 тоннадан арттырып җибәрде. Бу хакта районның авыл хуҗалыгы оешмалары белән эшче киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов әйтте.


26
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

25 июньдә Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев пенсиягә 25% өстәмә алу хокукына ия авыл хезмәтчәннәре һөнәрләренең исемлеген киңәйтү турында карарны имзалады. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыкты һәм үз көченә дә керде инде.

Кама Тамагы районы буенча «Тәтеш халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесе филиалы Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында булуын хәбәр итә uslugi.tatarstan.ru Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау өлкәсендә электрон рәвештә иң кирәкле социаль хезмәтләр гамәлгә ашырылды. 

Бүген, 2019 елның 26 июнендә, Кама Тамагы үзәк китапханәсе бинасында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Мәгариф һәм фән, гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү, иҗтимагый советлар белән хезмәттәшлек буенча комиссияләренең күчмә утырышы булды.

Кама Тамагы муниципаль районының Иҗтимагый советы әгъзалары, коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре, мәктәп һәм мәктәпкәчә учреждениеләр җитәкчеләре, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары хезмәткәрләре белән очрашу узды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2019 елда Россия авыл яшьләре берлеге инициативасы белән Гомумроссия  халык фронты яңа «Авыл. Үсеш территориясе» проектын башлап  җибәрде. Аның максаты – авыл территорияләрендә милли проектларны гамәлгә ашыруга анализ ясау һәм авылны үстерүдә яңа алымнар булдыру. Проект бурычларына авыл территорияләрен үстерүгә тәэсир итә торган милли проектларның һәм дәүләт программаларының үтәлешенә мониторинг, авылда тормыш шартларын яхшырту буенча тәкъдимнәр әзерләү һәм җирле халыкны авыл торак пунктларын үстерүгә җәлеп итү керә.

Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре мәктәп яны лагере балалары өчен "Спорт наркотикларга каршы!" Халыкара наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган спорт-уен программасы үткәрделәр.

Күчемсез мөлкәткә карамый торган төзелешләр, шулай ук ЕГРНдагы күчемле милек объектлары регистрацияләнми (Россия Федерациясе Граждан кодексының 131 статьясы) һәм югарыда күрсәтелгән салымга салынмый.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм»ведомство программасы буенча грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу конкурсына йомгак ясау турында хәбәр итә. Грантларның гомуми суммасы 250 млн. сум тәшкил иткән, шуларның 145 млн.сумы федераль бюджеттан, ә 105е – республика бюджетыннан бүлеп бирелгән.


25
июнь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген, 2019 елның 25 июнендә, Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Барлыгы гражданнарның җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү, районда спорт эшен оештыру мәсьәләләре буенча 4 мөрәҗәгатен каралды.

"Җәйгә барлык парусларда" - Тенеш авылында мәдәният йорты каршындагы балалар өчен шундый исемдәге чара үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International