ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2019 ел
сишәмбе

Хөрмәтле каматамагылылар!

    Дәүләтебезнең милли бәйрәме – Россия көне уңаеннан иң ихлас котлауларны кабул итегез. 

 Тенеш авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Елмай» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен «Безнең Ватан-Россия» танып-белү сәгате үткәрделәр. 

 Кирельск авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "Салават күпере» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен Россия көненә багышланган «Россия символлары» мәгълүмат дәресе үткәрделәр. 

 

 

2019 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Ел гаиләсе» Бөтенроссия конкурсының региональ сайлап алу этабы булган «Нечкәбил» ана булуның матурлыгы һәм гаилә XV Республика конкурсы узачак.

Кама Тамагы муниципаль районы балалар китапханәсе хезмәткәрләре, музыкаль җитәкчесе Биккинина Р. Р., тәрбиячеләр: Будилова О. Е., Мубариева Ю. Р., Муталипова Э. И. һәм Гурьянова В. В. белән берлектә "Салават күпере" балалар бакчасында «Ватанны яратыгыз, дуслар! " дип исемләнгән әдәби-театральләштерелгән бәйрәм әзерләделәр һәм үткәрделәр.

11 июнь көнне Гафиятуллин Фәрит Габдрахман улынны 90 яшьлек юбилее белән Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов һәм Кама Тамагы штп муниципаль берәмлеге Башлыгы Владимир Павел улы Сороковнин котладылар.

2019 елның 15 июнендә Спас районының Болгар шәһәрендә «Изге Болгар җыены» ислам динен рәсми кабул итү уңаеннан чаралар узачак.


10
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

Гафиатуллина Галия Миннула кызынны 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз

2019 елның 10 июнендә Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы катнашында учреждение, предприятие һәм оешма җитәкчеләре белән киңәйтелгән утырыш, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә узды.

Хөрмәтле Кама Тамагы муниципаль районы эшмәкәрләре!
      Район мәдәният йортында 2019 елның 13 июнендә 14.00 сәгатьтә Кама Тамагы штп "СКБ Контур" ПФ АҖ хезмәткәрләре катнашында "Акчалата исәп-хисапларны һәм түләүләрнең электрон чараларын кулланып исәп-хисап ясаганда контроль-касса техникасын куллану турында" , "Маркировканы кертү"; Татарстан Республикасы буенча Россия Федераль салым хезмәте МРИ катнашында "Һөнәри керемгә салым" темасына район эшкуарлары өчен семинар узачак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International