ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2019 ел
җомга

Перспективалы җаваплы җитәкчеләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү, төбәк һәм федераль дәрәҗәдә өстәмә мөмкинлекләр бирү кадрлар сәясәтенең мөһим өлеше булып тора.


21
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 21 март көнне, китапханә бинасында хуҗалык итүнең кече формаларына дәүләт ярдәме күрсәтүгә багышланган киңәшмә уза. Җыелыш Башкарма комитет җитәкчесе Заһидуллин Ринат Марат улы рәислегендә үткәрелә, анда крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының барлык авыл җирлекләре башлыклары катнаша.

Конкурсны Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты оештыра.

Конкурс 2019 елның 20 мартыннан 30 апреленә кадәр үткәрелә.

Конкурсның төп максаты - гаилә шәҗәрәсе традицияләрен яңарту, гаилә кыйммәтләренә ярдәм итү.

«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе Яшел Үзәндә «Инклюзив белем: ТР Яшел Үзән муниципаль районы мисалында проблемалар һәм чишелеш юллары» темасына күчмә утырыш үткәрде. Әлеге чарада ТР Кама Тамагы муниципаль районыннан Гришина И. А. һәм Гиниятова Э. И. катнаштылар.

2019 елның 21 мартында Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгының агымдагы сораулар буенча районның финанс органнары җитәкчеләре белән чираттагы атналык эшлекле киңәшмәсе узды.

Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы халкын кисәтү һәм торак секторда янгыннар барлыкка килүне булдырмау, кешеләрнең тормыш куркынычсызлыгын һәм сәламәтлеген тәэмин итү максатыннан ТР Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты тарафыннан «Торак 2019г.» күзәтү-профилактика операциясен үткәрү турында» 14.03.2010 ел, № 243 карар кабул ителде.

Кама Тамагы муниципаль районы балалар китапханәсе хезмәткәрләре 1 нче номерлы «Радуга» балалар бакчасының әзерлек төркеме балалары өчен шигъри йолдызлык оештырдылар ( тәрбиячеләре: Сәлимова Ф. А. һәм Ишанова И. С.).

2019 елның 19-20 мартында Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә эшче һөнәрләр елы кысаларында Кама Тамагы районы буенча «Тәтеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесе филиалы тарафыннан оештырылган һөнәри юнәлеш бирүче чаралар узды.


20
март, 2019 ел
чәршәмбе

Олы Кариле авылыннан Рәшит Равилов районның туган якны өйрәнү музеенда хатын-кызлар түбәтәйләре ясау буенча мастер-класс үткәрде.

Китапханәгә һәм укуга игътибарны җәлеп итү максатыннан Кирельск авыл китапханәсендә «Китап эскәмиясе» акциясе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International