25 октябрьдә Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре эш визиты белән Кама Тамагы муниципаль районында булачак.
Красновидово авыл китапханәсе һәм «Ветерок» балалар бакчасы хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен "Чай. Чаёк.Чаище" күңел ачу-танып-белү утреннигы үткәрделәр. Балалар өчен уңайлы формада алып баручылар-Ириска һәм Клепа чәйнең килеп чыгышы һәм аның Россиядә барлыкка килүе турында сөйләделәр.
Үзәк китапханәдә китапханә хезмәткәрләренең чираттагы «иҗат төре буларак планлаштыру»семинары узды. Планнар төзү һәм структурасы, 6-НК формасы, төп эчтәлеге һәм бүлекләре, китапханәләр эшенең яңа формалары буенча киңәшләр бирелде.
18 октябрь 1813 ел рус гаскәрләре союзниклары белән Лейпциг астындагы « Халыклар көрәше"ндә Наполеон өстендә җиңү яуладылар. «Халыклар көрәшен" ни өчен шулай атыйлар ? Эш шунда ки, Наполеон ягында низагта французлар, поляклар, голландлар, италиялеләр, саксониялеләр һәм Бельгиялеләр катнашты. Шул ук вакытта дошманның гаскәрләре составында Австриялеләр, шведлар, Россия империясе халыклары, пруссаклар, баварлылар була.
ВЛКСМның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре социаль хезмәтләр алучы Владимирова Мария Михайловна белән бергә фотоколлаж әзерләделәр.
2018 елның 17 октябрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кама Тамагы муниципаль районындагы «Богародский рай» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Гөлназ Хөснетдинова Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбе балигъ булмаган балалар белән “Россия” темасына дәрес үткәрде.
“Салават күпере” балалар бакчасында “А” һәм “В” группасына, тантаналы рәвештә Туган якны өйрәнү музее оештырган рәсем конкурысына нәтиҗә ясалды. Һәр баланың эше шул кадәр нәтиҗәле иде, аларга аерым- аерым нәтиҗә ясау авыр булды, шуңа күрә тәрбиячеләргә: Фәридә Сәлимова, Илмира Ишановага Рәхмәт хатлары тапшырылды. Балаларны матур рәсемнәре һәм тырышлыклары өчен музей хезмәткәрләре тәмле күчтәнәчләр белән сыйладылар.
16 октябрь көнне Затон урта мәктәбенең 1Б сыйныф укучылары Затон поселогы китапханәсенә бардылар, анда алар өчен «әкияти сәяхәт» исемле викторина әзерләделәр.
Кама Тамагы муниципаль районында 2018 елның 15 октябреннән Кама Тамагы районының гомуми белем бирү оешмаларында «Парламент, җәмгыять һәм мин» темасына парламент дәресләре башланды.
Кама Тамагы урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары Үзәк китапханәдә булдылар. Балалар китапханәченең иҗади һәм кызыклы һөнәре белән таныштылар.