Күргәзмәдә музей фондларыннан предметлар тәкъдим ителгән: комсомол билетлары, альбомнар, ВЛКСМның РК мактау грамоталары, китаплар, буклетлар, открыткалар, ВЛКСМ Уставы, значоклар, вымпеллар һәм башка уникаль экспонатлар. Күргәзмә эшен 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
2018 елның 22 октябрендә Митряев Александр Григорьевичны 90 яшьлек юбилее белән Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина һәм Кирельский авыл җирлеге башлыгы Фәнис Зиннәтуллин котладылар.
2018 елның 19 октябрендә Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты каршындагы административ комиссиянең чираттагы утырышы булды, анда физик затларга карата 3 ст.буенча административ хокук бозу турында 5 эш карап тикшерелде.
Кама Тамагы муниципаль районының Җирлекара үзәк китапханәсе Кама Тамагы татар урта мәктәбе белән берлектә мәктәп укучылары өчен яшьлеге Комсомол белән бәйле Гөлзадә Әхмәт кызы Дәүләтшина белән ретро-очрашу оештырдылар. Чара комсомолның 100 еллыгына багышланган.
19-21 октябрь көннәрендә "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында 2001-2002 елгы егетләр арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге булып узды.
Бүген, 22 октябрь көнне Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән киңәшмә үткәрде.
Хөрмәтле юл хаҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм.
Юл инфраструктурасы – икътисад һәм сәүдә, авыл хуҗалыгы, сәнәгать һәм башка юнәлешләрдә социаль бурычларны хәл итү өчен зур әһәмитякә ия. Илебезнең төп “артериясен” үстермичә, районны, гомумән, дәүләтне үстерү мөмкин түгел.
2018 елның 20 октябрендә Халикова Халимә Мөбәрәкҗан кызын 95 яшьлек юбилее белән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина һәм Иске Казиле авыл җирлеге секретаре Алсинә Зиннатуллина котладылар.
Халимә апага чәчәкләр, истәлекле бүләкләр һәм Россия Федерациясе Президенты В.В. Путиннан котлаулар тапшырылды.
Кама Тамагы муниципаль районының балалар китапханәсе Рудник урта мәктәбенең 3нче сыйныф укучылары өчен «Алма фантазиясе» танып-белү сәгате үткәрде.
Чара барышында укучылар “алмалы чиләктән сораулар” дигән әдәби викторинада катнаштылар. Әлеге тәмле җимешләр очрый торган әкиятләр, табышмаклар, мәкальләр, алма фразеологизмнарын искә төшерделәр. Балалар игътибарына «Комплимент», «Алма сүрәтләре» һ.б. уеннар уйнадылар.
2018 елның 19 октябрендә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кама Тамагы муниципаль районындагы «Богародский рай «халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль эш буенча белгече Венера Хәсәнова Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбе» балигъ булмаганнар белән "Куркынычсыз интернет" темасына төркемле дәрес үткәрде.