ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Укытучылар көне-барысына да кагыла торган бәйрәм: кемдер педагоглык эшендә фидакарь хезмәт куя, кемдер укый, ә кемдер өчен бу көн-үзенең мәктәп һәм студент елларын искә төшерү һәм яраткан укытучыларын котларга сәбәп.

Намуссыз эш белән тәэмин итүчеләрне ачыклау өчен «соры хезмәт базары» юнәлеше буенча формаль булмаган эш белән тәэмин итү, хезмәт хакларының рәсми булмаган түләүләре турында мәгълүмат бирү мөмкинлеге оештырылды. Шулай ук исегезгә төшерәбез, Кама Тамагы муниципаль районында "соры" хезмәт хакы белән көрәш эше оештырылган.

"Кайнар линия" телефоны 8 (84377) 2-12-52

Татарстан Республикасы Дәүләт архив хезмәтенең 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты "Минем шәҗәрәм» дигән генеалогик тикшеренүләр республика конкурсын һәм "Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын комплектлаштыру чыганакларының иң яхшы архивы" һәм "Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының коммерция оешмасының иң яхшы архивы» конкурслары уздыра.


3
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Россиянең  Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан Куркынычсызлык культурасы елы үткәрү уңаеннан һәм 2018нче елның көзге чорында сулыкларда куркынычсызлыкны булдыруга юнәлтелгән чараларны үтәү буенча Кама Тамагы кече күләмле көймәләр буенча дәүләт инспекциясендә дайми эш алып барыла.

2018 елның 3 сентябрендә "Богородский рай» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Аида Идрисова Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән ”Синең сәламәтлегең” дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде.

 2018 елның 3 октябрендә Өлкәннәр декадасы кысаларында Кама Тамагы районының " Богородский рай» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Гөлназ Хөснетдинова Кама Тамагы урта мәктәбенең балигъ булмаган балалары белән «өлкәннәр көне» мәгълүмати сәгать үткәрде һәм бәйрәм тарихы белән таныштырды.

     Бу көннең төп максаты-өлкән яшьтәге кешеләр очрата торган проблемаларга һәм кыенлыкларга ботен халкының игътибарын юнәлтү.

     Дәрес барышында балигъ булмаганнар бәйрәмнең килеп чыгуынын тарихы белән һәм бәйрәмнең гореф-гадәтләр белән таныштылар. Үзләренең өлкән туганнары һәм аларга ничек ярдәм итүләре турында сөйләделәр. Дәрес ахырында «Көз яше, син кадерле һәм матур»дигән рәсем бәйгесе игълан ителде.

“Салават күпере” балалар бакчасының мәктәпкәчә “В” группасында ел фасылларына багышланган музей дәресе “Алтын көз” темасы белән башланып китте. Балалар ел фасылларына багышланган фильм, викторина сорауларына табышмакларны бик җайлы рәвештә җавап бирделәр. Балалар рәхәтләнеп үзләренең артислык осталыкларын “Шалкан” әсәрен театральләштереп күрсәтте. Алар бу дәрестән көне буена җитәрлек күтәренке кәеф алдылар.

Бүген, Кама Тамагы районы Тәтеш шәһәрендә узган "Безнең йорт Татарстан" республика этномәдәни фестивалендә катнашты. "Мордва бизәкләре" фольклор ансамбле, Петр Сорокин, "Вересень" рус халык хоры, Александр Захаров һәм Татьяна Шулаева дуэты. Фестивальдә катнашучыларның барысы да дипломнар белән бүләкләнде.

2018 елның 3 октябрендә Красновидово авылында Кама Тамагы районы һәм ТР Милли музееның "Красновидовода Алма Спасы" проекты бүген дә тормышка ашырыла. "Горький аллеясы" алмагачларының беренче үсентеләре утыртылды, ул киләчәктә атаклы алмагач бакчаларының нигезе булырга тиеш. Ә иң мөһиме, алмагач утыртуда Красновидово мәктәбе укучылары да катнашты.

1 октябрь көнне район мәдәният йортында Туган якны өйрәнү музее өлкән буын бәйрәме катнашучылары һәм кунаклары игътибарына " О, бу искиткеч үткәннәр!» темасына күчмә фотокүргәзмә тәкъдим итте .


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International