ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Урманга сакчыл караш тәрбияләү, җәмәгатьчелек игътибарын урман ресурсларын саклау, яңадан торгызу һәм үрчетү проблемаларына җәлеп итү максатларында 5 октябрь көнне Варварино авылы янында агачлар күпләп утыртылды.


5
октябрь, 2018 ел
җомга

2018 елның 5 октябрендә Өлкәннәр декадасы кысаларында «Богородский рай «халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселокның  һәм Тәмте гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары белән берлектә Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм үткәрделәр. Кама Тамагы штп һәм Тәмте авылы социаль хезмәт алучыларның өйләрендә " Укытучы сүзе горур яңгырый»дигән чара оештырдылар.

Октябрь башында искиткеч традиция буенча укытучыларның һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә. Чын укытучы - зирәклек, күңел юмартлыгы, тирән белем белән укучыларны эчке дөньясы белән танып белергә ярдәм иткән, киләчәк төзергә өйрәткән кеше.
       Нәкъ менә Укытучыдан, аның һөнәри һәм кешелек сыйфатларына мәктәп укучыларының язмышы, илнең иртәгәсе көне бәйле.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгында куркынычсызлык мәдәнияте елы үткәрелүгә, шулай ук Россия Федерациясендә гражданнар оборонасы көне уңаеннан һәм 2018 елның көзге чорында су объектларында кешеләрнең тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру кысаларында «ТР буенча Россия ГТХМ ГИМС Үзәге» ФКУ Кама Тамагы инспекторлык участогы билгеле бер эш алып бара.

Хөрмәтле мәгариф хезмәткәрләре һәм педагогик хезмәт ветераннары!

Һөнәри бәйрәмегез-Укытучылар көне белән иң җылы котлауларны кабул итегез!


4
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгында куркынычсызлык мәдәнияте елы үткәрү белән бәйле рәвештә шулай ук Россия Федерациясендә гражданнар оборонасы көне уңаеннан һәм 2018 елның көзге чорында су объектларында кешеләрнең тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чараларны тормышка ашыру кысаларында «Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ ГИМС Үзәге» ФКУ Кама Тамагы инспекторлык участогы билгеле бер эш алып бара.

Өлкәннәр декадасы кысаларында " Богородский рай» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре өлкән яшьтәге ялгыз гражданнар һәм социаль хезмәт алучылар өчен «Чиста йорт » акциясе үткәрәләр.

2018 елның 1 октябреннән 25 октябренә кадәр Татарстан Республикасында «минем шәҗәрәм " генеалогик тикшеренүләр республика конкурслары үткәрелә. Оештыручысы – Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты.  

4.10.2018 елда 90 яшьлек юбилее белән Хисамова Нурия Зарифулла кызын Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Владимировна Сороковнина һәм Олы Кариле авыл җирлеге башлыгы Фарук Госман улы Гарифуллин котлады.

           2018 елның 4 октябрендә Өлкәннәр декадасы кысаларында Кама Тамагы муниципаль районының социаль яклау бүлеге башлыгы Гөлназ Сафина һәм «Богородский рай «халыкка  комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» директоры Наталья Зиннәтова штп. Куйбышев Затонда  ялгыз пенсионер Вәлимөхәмәтова Мәфрүзә Мулламөхәмәт кызын тәрбияләүче Хәйдәровлар гаиләсендә булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International