ЯҢАЛЫКЛАР


6
август, 2018 ел
дүшәмбе

«Тәтеш районының халыкны эш белэн тәэмин итү үзәге” дәүләт казна учреждениясенең Кама Тамагы районы буенча филиалы 2018 елнын 09 август көнне барлык эш табырга теләүчеләрне эш урыннары ярминкәсенә килергә чакырып кала! Ярминкә мәдәният йорты бинасында түбәндәге адрес буенча узачак: штп Кама Тамагы, К. Маркс ур., 4. Чара сәгать 10 башлана. 

Районыбызның  туган якны өйрәнү музеенда яңа кургәзмә эшли башлады. Күргәзмәдә кызу эш чорында элек-электән  бабайларыбыз кулланган эш кораллары курсәтелгән. Авыр кыр эшләре һәрвакыт  күп көч, вакыт таләп иткән.


3
август, 2018 ел
җомга

4 август көнне Татарстан Республикасында төнлә һәм көндез (4 августта көндез Казан шәһәрендә) урыны белән яшен, җил 15-20 м/с кадәр кыскавакытлы көчәү белән, көндез урыны белән 22 м/с кадәр, көндез аерым районнарда көчле яңгыр һәм боз явуы ихтимал.

Татарстан башкаласының “Казан Арена” стадионы территриясендә “Рубин” футбол клубының җанатарлары өчен фан-парк ачылды. Шул рәвешле, хәзер “Рубин” җанатарларының үз фан-зонасы барлыкка килде һәм 2018-2019 ел сезоны дәвамында команда Казанда уйнаган көннәрдә ул ачык булачак. Биредә концерт сәхнәсе, фото зонасы урнаштырылган, җанатарлар арасында төрле кызыклы ярышлар үткәрелә, сувенирлар сатыла һәм бүләкләр уйнатыла. Фан-зона ачылган беренче көнне “Рубин” биредә үзенең яңа уенчылары белән таныштырды.

24-29 июльдә Татарстанда пляж гандболы буенча сигезенче Дөнья Чемпионаты узды. Әлеге спорт төре буенча дөньякүләм турниры Россия беренче тапкыр кабул итте. Ярышларда ир-атлар һәм хатын-кызлар – һәркайсыннан 16шар команда катнашты. Турнир Казансу елгасы буендагы комлыкта оештырылды. Ике елга бер тапкыр үткәрелә торган чемпионатта хатын-кызлар камандалары арасында Греция алтын медаль яулады, ир-атлардан Бразилия командасы чемпион булды. Россиянең ир-атлар командасы – алтынчы, хатын-кызлар – җиденче урында.

Эшкә алучылар, хезмәт хакын вакытында түләмәүче җитәкчеләр, аны «конвертта» гына бирүчеләр, зшкә официаль рәвештә алмасалар сез «Халык контроле» мәгълүмати системасының «соры» хезмәт базары бүлегенә мөрәҗәгать итә һәм үз тәкъдимнәрегезне язып калдыра аласыз. Шулай ук Кама Тамагы муниципаль районында “соры” хезмәт хакы буенча көрәшү өчен “кайнар линия” оештырылган. 8 (84377) 2-12-52

Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Салават күпере»  бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен «Светофор иленә сәяхәт» дип исемләнгән әдәби беседка оештырдылар. Чара барышында балалар юл билгеләре иленә сәяхәт ясадылар, шигырьләр тыңладылар, табышмакларга җавап таптылар, «Светофор төсләре» уенында катнаштылар һәм  викторина сорауларына җавап бирделәр.  Балаларга юл йөрү кагыйдәләре турында китаплар тәгъдим иттеләр. Чара ахырында балалар светофор һәм юл йөрү кагыйдәләре хакында күп мәгълүмәт алдылар.

Чиркәу  бәйрәмнәре буенча Илья көне килеп җите. Бу көн һәр елны 2 августта билгеләнеп үтелә. Бәйрәмнең йолалары буенча, шушы көннән башлап су коенырга ярамый. Бу сынамышлар әлбәттә узып баручы елга бигерәк тә әһәмияткә ия, чөнки республика буенча  мәглүматләрне  карасак, барлыгы су коену сезонында гына да 65 фаҗигәле хәлләр килеп чыкты, 53 кешенең гомере өзелде, шуларның 4 балалар. Бу фаҗигале хәлләрнең төп сәбәпләре булып тыелган җирдә исерек килеш су коену, гади генә кагыйдәләрне үтәмәу, балаларны күзәтмәү, үзләрен генэ сулыклар буенда калдыру булды. Әлбәттэ кешеләр сулыклар буенда ял итәргә хокуклы, әмма су коеныр алдыннан алар сулык белән таныш булуы зарур. Сулыкның тирәнлеге, су астында куркыныч әйберләр булмавы, лэм, су үсемлекләрнен дә булмавы бик мөһим.


2
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

3 августта көннең икенче яртысында һәм кичен Татарстан Республикасының көнчыгыш районнарында урыны белән яшен һәм 15-20 м/с кадәр җил көтелә.


1
август, 2018 ел
чәршәмбе

4нче август көнне 13:30 сәгатьтә Балчыклы авылында «Авыл көне» узачак. Бәйрәмгә халык артистлары Жәвит һәм  Зөлфия Шакировлар чакырылды. Сезне мавыктыргыч уеннар, җырлар һәм башка күп нәрсәләр көтә. Рәхим итегез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International