Бөтен дөнья мәчеләр көненә Район балалар китапханәсендә балалар өчен мәчеләр турында “Мактаулы - мыеклы йомшаккай” китап күргәзмәсе оештырылды. Балалар башка илләрдә песиләр көнен ничек билгеләп үткәннәрен белделәр, песиләр турында кызыклы вакыйгалар белән таныштылар, мәкальләр әйттеләр, табышмаклар чиштеләр, мультфильмнардан өзекләр карадылар. Тенеш поселок китапханәчесе балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә яраткан песиләренең рәсемнәрен ясарга тәгъдим итте. Бәйрәмнең төп максаты – балаларда хайваннарга карата мәрхәмәтлелек тәрбияләү.
Архитектура һәйкәлләре – безнең байлыгыбыз. Шул исем астында районның туган якны өйрәнү музеенда тематик экскурсия үтте.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгы белән республиканың 17 районында гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Гадәттән тыш хәл режимы 3 августтан алып махсус карар кабул ителгәнчегә кадәр гамәлдә булачак, диелә документта. Боерыктан күренгәнчә, республиканың Азнакай, Актаныш, Әлки, Әлмәт, Апас, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Лениногорск, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат, Сарман, Чирмешән һәм Ютазы районнарында корылык хөкем сөрә. Муниципалитетлар, шулай ук Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелегенә биш көн эчендә гадәттән тыш хәлнең аяныч нәтиҗәләрен бетерү буенча тиешле чаралар әзерләргә йөкләмә бирелгән. Борыкның үтәлешенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җаваплы.
Арыш 1366 га мәйданда җыеп алынды, уртача уңыш-22,3 цн/га, көзге бодай 4869 га мәйданда җыелды, уртача уңыш-21,7 га. Иң зур уңыш АО «Олы Кариле» хезмәтчәннәренеке - 29,6 цн/га, уңыш буенча 2 урында 3 филиал -27,9 цн\га. Бүген хуҗалыклар борчак урдыра башладылар.
Бүген республика территориясендә махсус җиһазланган 33 комлык бар. Якындагы биш елда 18 яңа пляж барлыкка киләчәк. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендәТатарстан республикасының кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр итте. “Рәсми рәвештә су коенырга рөхсәт ителгән комлыклар бик аз. Кешеләрнең иминлеге өчен җиһазланган яңа комлыклар булдырырга кирәк. Республикада 18 комлык ясау нияте бар. Быел Лаешта урнашкан яңа комлык файдалануга тапшырылды. Тиздән Түбән Кама һәм Кама Тамагында урнашкан комлыклар әзер булачак. Әлеге эшләрне Татарстан президенты ярдәмчесе Наталия Фишман ярдәме белән башкарабыз. Без республика территориясен тикшердек һәм елга рельефы пляж ясау мөмкинлеге бирерлек 48 урын таптык. Алар күбесенчә суда күп батып үлү очраклары теркәлә торган урыннарда булачак”, - диде ул.
Татарстанда 426,6 мең гектар мәйданда игеннәр суктырылган, бу планның 28,7 проценты дигән сүз. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Республиканың Чистай, Буа, Алексеевск, Тәтеш һәм Сарман районнарында бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар иң зур мәйданда җыеп алынган. Республикада 1 миллион 225,5 мең тонна ашлык суктырылган, шуның 879,3 мең тоннасы – көзге бодай, 218,2 мең тоннасы – арыш, 88,3 мең тоннасы – арпа. Игенчеләр 18,6 мең гектар мәйданнан 29,6 мең тонна борчак җыеп алган. Уракта Зәй, Сарман, Актаныш һәм Нурлат районнары әйдәп бара.
8 август көнне Татарстан Республикасында һәм Казанда төнлә һәм көндез урыны белән көчле яңгыр, боз, яшен, көчле җил, урыны белән 19-24 м/с кадәр җил көтелә.
Район архивы хәзер яңа адрес буенча урнашкан: Кама Тамагы штп., Гагарина ур., 80 йорт (иске бала тудыру йорты бинасы). Яңа урынга күчү сәбәпле архив 14че августтан эшли башлый.
Үткәрү вакыты: 30 август 2018 ел.
Үткәру урыны: Кама Тамагы штп., Чокыр аръягы Каратай ур., Сабантуй мәйданы.
Кама Тамагы штп. Туфан Миңнуллин ис. парк.
1. Балык тоту Чемпионаты;
2. «Кама ухасы» Фестивале;
3. Чәчәкләр Фестивале.
2018 елның 4 августында Кама-Тамагы районы Балчыклы авылында “Авыл көне” булып узды. Бәйрәм милли рухта, матур җырлар, күңелле уеннар белән үрелеп барды. Килгән кунаклар татлы чәк-чәктән авыз иттеләр, мул табын артында пылау белән сыйландылар. Җыелган халыкка район башкарма комитеты җитәкчесе Роман Михеев, авыл җирлеге башлыгы Радик Сәгъдиев, авылның имам-хатибы Рәшит Галиев үзләренең җылы котлауларын җиткерделәр. Майдан танылган артистлар - Җәвит һәм Зөлфия Шакировларның моңлы җырларыннан яңгырап торды. Авыл халкы бәйрәмнән канәгать булып таралыштылар.