ЯҢАЛЫКЛАР


24
июль, 2018 ел
сишәмбе

24 июль көнне Районның балалар китапханә хезмәткәрләре “Салават күпере” балалар бакчасының урта «Б» төркеме балалар белән «Тизрәк, югарырак, күңеллерәк!» спорт-уен үткәрделәр. Балаларны китаплар, төрле спорт төрләре, спорт геройлары турында журналлар белән таныштырдылар. Уен  программасы барышында, балалар  «Кичү», «Снайпер» эстафеталарда, «Бу мин, бу мин, бу минем дусларым» уенында актив катнаштылар, табышмакларга җавап бирделәр. Чара ахырында балалар татлы призлар белән бүләкләнделәр.

Урак өсте башланыр алдыннан, игеннәрнең өлгерүе турында дөрес мәгълүмат алу максатыннан,  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультантлары Илнар һәм Динар Исмагиловлар, ТР Россельхозцентр филиалының бүлек башлыгы Роберт Ганибаев 23 июль көнне кырларны тикшереп чыктылар. Алар бөртеклеләрнең дымлылыгын билгеләделәр.  “Нармонка” Агрофирмасынын №1  филиалының «Сөйки» бүлекчәсендэге мәйданы 83 га тәшкил иткән бодай басуында дымлылык 18% тәшкил итә, шушы ук филиалның «Карамал» бүлекчәсендә төрлечә: 19% тан 22% ка кадәр, «Олы Кариле»нең Ленин отрядындагы «Марафон» сортлы көзге бодайның дымлылыгы – 15%, 3 филиалның “Келәнче” бүлекчәсе белән Олы Кариледә- 26 һәм 29%.


23
июль, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның  20 июлендә Кама Тамагы муниципаль районы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” дәүләт автоном учреждениясенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Аида Идрисова һәм Гөлназ Хөснетдинова АНО “ЦСП “Кама таңнары”нда балалар белән «Туп мәктәбе» дигән спорт чарасы үткәрделәр. Шул чараның төп максаты балаларны сәламәт яшәү рәвешенә гадәтләндерү.

Төп бурычы: координация хәрәкәтен, чыдамлыкны, җитезлекне үстерү; туп белән уйнау техникасын формалаштыру.

Чара вакытында төрле уеннар үткәрелде: “Вышибалы”, “Ракета”, “В яблоко”, “Кайнар бәрэңге”, “Эт” һәм башкалар.

23 июль көнне  95 яшь тулу уңаеннан  Гобәйдуллина Галимә Хабибулла кызын  Кама Тамагы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сороковнина Елена Владимир кызы, Куйбышев Затоны штп. Башлыгы Ефимов Николай Борис улы, ТОС рәисе Винникова Альмира Кадыр кызы котладылар. Аңа чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырылды.


21
июль, 2018 ел
шимбә

"РФ ИҢ ЯХШЫ ҖИТӘКЧЕЛӘРЕ" чарасында катнашу өчен  гаризалар кабул ителә.

Тулырак мәгълүмат: http://ЛучшиеРуководители.РФ; «Яңалыклар», «массакүләм мәгълүмат чаралары», «Белдерү», «Яңа» бүлекләрендә.

Конкурс  «РФ Федераль хәбәрләр»: http://ФедеральныеВести.РФ медиахолдинг мәгълүмат  порталында  игълан.

Тулырак мәгълүмат «Бөтенроссия ачык конкурсы "РФ ИҢ ЯХШЫ ҖИТӘКЧЕЛӘРЕ» чарасы белән    монда таныша аласыз.


20
июль, 2018 ел
җомга

Пенсия фонды сайтында  шәхси кабинетта  ике дәүләт хезмәтен бирү  белән бәйле яңа сервислар эшли башлады:  элеккеге  авиация  һәм күмер чыгару  тармагы хезмәткәрләренә  пенсиягә  профессиональ өстәмәләр, шулай ук күренекле  казанышлары һәм хезмәтләре өчен өстәмә матди тәэмин итү билгеләнә. Гаризаны  Пенсия фондының  күрсәтелгән түләүләргә  шәхси кабинетның  сервислары белән файдаланып, ПФР сайты аша бирергә була.

Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы  геомәгълүмат системасын гамәлгә ашыру проекты кысаларында Кама Тамагы районында кырларны  паспортлаштыру  буенча эш алып  барыла. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы кырлары  паспортларының 95 проценты тутырылган, шул ук вакытта кырларның чикләре тулысынча ачыкланган.

17 июльдә танышу визиты кысаларында Районның туган якны өйрәнү музеенда коллегалары белән якташыбыз, Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) региональ иҗтимагый оешмасының Республика Советы рәисе  Иштирәков Хәбир Газиз улы булды. Килү максаты Районның ветераннар советы эше белән танышу, ТАССРга 100 ел тулу уңаеннан әзерлек буенча тәҗрибә уртаклашу, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75-еллыгына багышланган һәм районның  тарихи һәм истәлекле урыннары белән танышу иде. Килгән кунакларны Районның ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Юманов Виталий Алексеевич озатып йөрде.


17
июль, 2018 ел
сишәмбе

    Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять “Нармонка” агрофирмасының 1 нче номерлы филиалы терлек азыгы әзерләү буенча алдынгы урында. 16 июльгә әлеге хуҗалыкта 1207 тонна печән, 4629 тонна сенаж әзерләнгән. 1787 га күпеллык үләннәрнең беренче каты чабып алынган. 


16
июль, 2018 ел
дүшәмбе

    14 июль көнне Кама Тамагы муниципаль районында “Яшел маршрут” бәйгесе кысаларында экологик өмә үткәрелде. Татарстан Республикасы турист волонтерлар ассамблеясе Кама Тамагы муниципаль районы волонтерлары белән берлектә туристлар йөри торган маршрутларны табигать һәм көн-күреш калдыкларыннан чистарттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International