Татарстан Хезмәт, эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы, ТР предприятие һәм оешмалар хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатенә җавап итеп түбәндәгеләрне белдерә. "Татарстан республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында"гы Татарстан законы буенча 30 август – Республика көне, Татарстанда ял көне буларак игълан ителде. Ай календаре һәм гореф-гадәтләр буенча уздырыла торган Корбан гаетен бәйрәм итү Татарстан Президенты Указы белән билгеләнә. 2018 елда Корбан-бәйрәмне билгеләп узу 21 августа башлана. Шулай итеп, 2018 елда биш көнлек хезмәт атнасында 21 һәм 30 август ял көннәре итеп санала. 20 һәм 29 август көннәрендәге эш вакыты бер сәгатькә кыскартыла.
30 июль көнне Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин район предприятиесе, оешма, учреждение җитәкчеләре һәм җирлек башлыклары белән атналык киңәшмә үткәрде. Кама Тамагы районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев авыл хуҗалыгы оешмаларының 2018 елның I яртыеллыгына эш нәтиҗәләре белән таныштырды. «Кама Тамагы» полиция бүлекчәсе начальник урынбасары Дмитрий Россиев районның 2018 елның I яртыеллыгына оператив хәлләр турында чыгыш ясады.
Милек рәсмиләштерәм дисәң, кадастр инженерларының хезмәтеннән башка булмый. Ул документны тиешле дәрәҗәдә, төгәл итеп эшләп бирми икән, дәүләт теркәүчеләре, төгәлсезлекләрне ачыклап, бер кочак кәгазьне кире кайтарырга да күп сорамый. Кадастр инженерларының кайчандыр җибәргән төгәлсезлекләре аркасында да бүген күпләр суд юлын таптарга мәҗбүр.
Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР идарәсе (Росреестр) матбугат үзәге хәбәр итүенчә, республикада эшләүче кадастр инженерлары арасында рейтинг төзегәннәр. Бу турыда Татарстан Росреестр хезмәткәре Алсу Сабирзянова сөйләячәк.
26 июль көнне туган якны өйрәнү район музеенда Самарадан кунаклар килгән. Кунаклар өчен күзәтү экскурсиясе оештырылды. Килүчеләр музейның экспозиция залының байлыгына гаҗәпләнделәр һәм кызыклы экскурсия өчен рәхмәтләрен белдерделәр.
24 июль көнне туган якны өйрәнү музеенда «Кама таңнары» КАО ЦСПның чираттагы заездның катнашучылары өчен музей заллары буенча тематик экскурсия үткәрелде. Экскурсиянең темасы район тарихы, аның үткәне һәм бүгенгесе, кызыклы тарихи фактлар һәм вакыйгалар булды.
27 июль көнне ТР Кама Тамагы муниципаль районында урып-җыюга әзерлек буенча смотр-конкурс узды. Хуҗалыкларның урып-җыюга әзерлеген махсус комиссия тикшерде. Комиссия составына үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың торышын тикшерү идарәсе башлыгы Р.Р.Зиатдинов, ТР авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министрлыгының хезмэтне саклау секторы мөдире А.Р.Салахов, шушы ук министрлыкның терлек азыгы җитештерү секторы мөдире И.Р.Хафизов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы И.И.Валиев, Гостехнадзор инспекторы Х.М.Гайнуллин, хуҗалык җитәкчеләре керде.
Кама Тамагы муниципаль районының “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” дәүләт автоном учреҗдениесенең социаль хезмәткәрләре торак пунктларга чыгып ялгыз яшәүче 70 яшьтән өлкән гражданнарны йөреп чыгу башкарыла. Йөреп чыгуның максаты өлкән яшьтәге гражданнарның социаль ярдәме мохтаҗлыгын ачыклау.
Кама Тамагы муниципаль районында 327 өлкән яшьтәге ялгыз яшәүче гражданнар яши, бүгенге көндә социаль хезмәткәрләр актлар төзеп 245 кешене йөреп чыктылар.
Кайбер пенсионерлар, РПФның түләүләрен алып торучы эшләү фактын яшерергә мөмкин дип ышана. Бу алай түгел. Эшкә урнашу, һичшиксез, теркәлгән булачак. Намуслы эшбирүче ай саен Пенсия фондына хисап тота һәм хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат пенсионерның счетына күчә. Кайда гына эшләсә дә, мәгълүматлар пенсия алу урыны буенча килә.
2018 елның 22 июль көнне Кама Тамагы муниципаль районының Уразлино авыл җирлегендә №1 һәм №7 ике бермандатлы депутатсыз округлар буенча алдан тавыш бирү утырышы – праймериз узды. №1 бермандатлы «Мирный» округы буенча Иванов Сергей Владимир улы һәм Гыйләҗева Гөлназ Шафик кызы депутатлыкка кандидатлар тәкъдим ителде. №7 бермандатлы «Мәктәп» округы буенча Гыйлмуллин Илгиз Хәбир улы һәм Хәйруллин Илдар Мәрхәб улы депутатлыкка кандидатлар тәкъдим ителде.
Кама Тамагы муниципаль районының иҗтимагый Совет әгъзалары Наилә Молчанская, Вадим Степанов, Лилия Зиннәтова һәм Совет рәисе, Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы мәгариф һәм фән буенча комиссия әгъзасы Татьяна Гращенкова Кирельск авылындагы "Волга" лагере эшләгән көннәрдә ял һәм сәламәтләндерү юнәлешләре белән таныштылар. Лагерьда ял итү турында балалар бары тик уңай фикерләр генә калдырганнар.