ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

7 февраль көнне Кама Тамагы муниципаль районының Сөйки һәм Кирельск авыл җирлекләрендә гражданнар җыелышлары булып узды. Һәр муниципаль берәмлектә район Башлыгы Павел Лоханов 2016 елда  район территориясендә эшләнгән эшләр һәм 2017 елга бурычлар һәм планнар турында  халык алдында чыгыш ясады.

7 февраль көнне Кама Тамагы штп Үзәк мәчетендә Кама Тамагы муниципаль районы авыл җирлекләре имамнары белән мөхтәсибләр утырышы узды. Анда Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин һәм Казан шәһәреннән килгән кунаклар бар иде.

Татарстан Республикасының Дәүләт ветеринария хезмәте  2017  елны лейкозга каршы көрәш елы дип  игълан итте. Ветеринария табибларының бурычы булып мөгезле эре терлекләрнең лейкоз вирусыннан дәвалау тора.

Кама Тамагы муниципаль районы В.П.Муравьев исемендәге Затон урта мәктәбендә "Татарстан - 2030: минем республиканың киләчәгенә керткән өлешем" темасына парламент дәресләре уздырылды. Өлкән сыйныф укучылары белән Кама-Тамагы муниципаль районы Советы депутаты Ефимов Николай Борисович очрашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International