ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2014 ел
чәршәмбе

2014 елның I квартал эчендә Кама Тамагы МР административ комиссиясе белән 5 утырыш үткәрелгән. Утырышларда 37 административ җинаять эше каралган. Хәзерге вакытта районда территорияне чистарту икеайлыгы әйләнеш җыя, шуңа күрә комиссия әгъзалары белән регуляр рейдлар, шәһәр һәм авыллар территорияләренең төзекләндерү кагыйдәләрен план буенча тикшерү үткәрелә.

Бу атнада Кама Тамагы райпосына кайтарылган автолавка беренче тапкыр рейска чыкты. Машина руле артына райпо системасында 20 елдан артык эшләгән тәҗрибәле шофер Илшат Зыятдинов утырды. беренче булып ул Олы Яңасала авылы пекарнясында пешкән исмәкне Олы Кариле һәм Иске Барыш авыл җирлекләренә кергән авылларга таратты.
Кама Тамагы МР Бөек Ватан сугышы ветераннарының һәрберсе артыннан оешмалар җитәкчеләре, медик эшчеләре һәм волонтерлар саныннан җаваплы кешеләр бөркетелгән. Мәсәлән, Куйбышев исемендәге ЯАҖ РБФ хезмәткәрләре Затон штп. яшәүче Ключников Борис Михаил улының хэлләрен гел белеп торалар.
"Кама Тамагы МР Затон штп. кадетлар интернат-мәктәбе"  бинасында ТР укучылар Спартакиадасы кысаларында билбауларда көрәш район ярышлары булды. Ярышларда биш команда катнашты: Кадетлар интернат-мәктәбе командасы, Затон урта гомуми белем мәктәбе командасы, Кама Тамагы урта гомуми белем мәктәбе командасы, Олы Кариле урта гомуми белем мәктәбе командасы, Иске Казиле урта гомуми белем мәктәбе командасы.

22
апрель, 2014 ел
сишәмбе
Кама Тамагы МР Сөйки авыл мәдәният йортында китапханә белән бергә "Якшәмбе якты бәйрәме" чарасы үтте.
14.04.2014 алып  21.04.2014 кадәр "Кама Тамагы Үзәк район больницасы" ашыгыч ярдәм бүлегенә төрле авырулар сәбәпле 107 чакыру булган, 5 кеше госпитальгә салынган.
Хөрмәтле Кама Тамагылылар! ТР Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Россия пенсия Фонды Управлениесы "ВКонтакте" иҗтимагый челтәрендә үзенең битен ачты. Аның аркасында  өйдән чыкмыйча пенсия законодательствосоның соңгы яңалыкларын белергә һәм кызыктырган сорауларны биреп шәхси консультация алырга мөмкин.
Кама Тамагы МР Затон штп. китапханәсендә Җир көне бәйрәменә багышланган "Җирне сакла" исемле экологик пресс-диалог үткәрелде.

21
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның 21 апрелендә Кама Тамагы МР штп.Затон китапханәсендә "Пасха-изге Якшәмбе" фольклор утырмасы булды. Китапханә һәм Столяров исемендәге мәдәният йорты хезмәткәрләре Пасха йолалары һәм гореф-гадәтләренә багышланган бәйрәм программасын әзерләделәр.
2014 елның 20 апрелендә Казан шәһәренең "МЕГА" сәүдә үзәгендә балалар матурлык конкурсының сайлап алу турының йомгаклау өлеше үтте.
Кама Тамагы муниципаль районыннан конкурста 2 кыз катнашты. Районыбызның Тәмте авылыннан Богатова Снежанна һәм Шамсутдинова Мария.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International