Елның иң кыска көнендә – декабрьнең өченче якшәмбесендә (22 декабрь) илебездә Энергетиклар көне билгеләп үтелә.
Районда полиция хезмәткәрләре ел саен «Полиция Кыш бабае» хәйрия акциясе үткәрә.
Россия Федерациясе Пенсия фонды, гамәлдәге закон нигезендә пенсияләренең тупланма өлеше булмаган гражданнарга пенсия иминләве системасында индивидуаль лицевой счетлары торышы турында хәбәр җибәрә башлады. Агымдагы елда андый хатны 800дән күбрәк кеше алачак.
«ТР Кама Тамагы муниципаль районы Тенеш шәһәр тибындагы поселок» муниципаль берәмлеге башлыгы Илсөя Гайнетдинова Кама Тамагы муниципаль районының социаль-икътисадый һәм мәдәни үсешенә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
21 декабрьдә Россия юристлар ассоциациясе түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрә.
Дәүләтебез өлкәннәрне игътибарсыз калдырмый, төрле яктан төрлечә кайгырта. Мисал өчен, РФ Президенты тарафыннан аларга хөрмәт күрсәтеп 90, 95, 100 яшь тулган көннәренә җылы теләкләр юллаган махсус тәбрикләү телеграммасын алу өлкәннәргә олы бер куаныч өсти, бу мизгелдә аларның күңелләре нечкәреп, дулкынлану хисләре йөзләрендә балкый. Шундый телеграмманы гомере буе урман хуҗалыгында эшләп лаеклы ялга чыккан Исмәгыйль Саттаровка район башлыгы Зөфәр Гарәфиев тапшырды.
Республикада шәхси торак йортлар төзелешен тәмамлауны стимуллаштыруга юнәлдерелгән, авыл җирлегендә эшләүче һәм яшәүче гражданнар өчен торак төзелеше программасы республикада беренче елын гына гамәлдә түгел. Ул авылда яшәүчеләрнең торак шартларын яхшыртуга ярдәм итте. «2013 елга кадәр авылны социаль үстерү» федераль максатлы программаны гамәлгә ашыру кысаларында 2006 елдан 2012 елга кадәр районыбызда субсидия сыйфатында 108500 мең сум акча бүлеп бирелгән, бу 131 гаиләне торак белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде. 2012 елның 1 сентябреннән 9854 квадрат метр торак файдалануга тапшырылган.
Районның туган якны өйрәнү музеенда «Кыш бабай» лавкасы – үз кулларың белән яңа ел сувенирлары ясау буенча иҗади остаханә ачыла.
Серле саннарда 12.12.2012 елның 12 сәгатендә Кама Тамагы ЦРБны бала тудыру йортында Егор исемле ир бала дөньяга аваз сала.