12 март кичендә, 2019 елның 13 мартында төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә юлларда көчле бозлавык, кич һәм төнлә урыны белән буран һәм көньяк - көнбатыштан исүче җил (Казанда 16 м/с кадәр).
Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.
2019 елның 12 мартында Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бинасында ТАССРның атказанган артисткасы, Татарстан Республикасының халык артисткасы Флера Сөләйманованың 80 еллыгына багышланган юбилей кичәсе узды.
10 март көнне якташыбыз, җырчы, халык җырларын башкаручы, Татарстан АССРның атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Флера Сөләймановага 80 яшь тулды.
2019 елда Татарстан Республикасында сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премияләрен алуга XV ачык конкурс үткәрелә. Конкурста катнашу тәртибе һәм шартлары сайтта урнаштырылган www.pcq.ru.
Бүген, 12 март көнне, Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте.
2019 елның 1 гыйнварыннан юридик затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне теркәгәндә дәүләт пошлинасын түләмәскә мөмкин. Мондый ташлама документларны электрон рәвештә теркәүче органга тапшыручыларга: Россия Федераль салым хезмәте сайты яки дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша бирелә. Дәүләт пошлинасы шулай ук КФҮ яки нотариус аша дәүләт теркәве өчен документлар биргәндә түләнми.
2019 елның 1 гыйнварыннан Мәскәү, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә һәм Татарстан Республикасында «һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кертү буенча эксперимент башланды. Салым режимы мобиль кушымта яки «минем салым» шәхси кабинеты ярдәмендә автомат режимда идарә ителә. Шул ук вакытта үзмәшгуль кешегә хисап тапшырырга һәм беркетелгән иминият взносларын түләргә кирәкми.
2019 елдан педагогик һәм медицина хезмәткәрләренең махсус стажына таләпләр үзгәрми, шул ук вакытта биш елга пенсиягә чыгу датасы күчерелә.
2019 елның кышкы һәм язгы чорында су объектларында кешеләрнең тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Кама Тамагы «Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча ГИМС Үзәге» ФКУ инспекторлык участогы даими рәвештә халык белән аңлату эшләре алып бара.
2019 елның 15-17 мартында Кама Тамагы районы кырларында сноукайтинг классында «Идел Кубогының 5 этабы» исемле җилкәнле спорт буенча бөтенроссия ярышлары узачак, аларда Татарстан, Ульяновск өлкәсе, Чуаш Республикасы, Самара өлкәсе, Мари-Эл Республикасы һәм башка шәһәрләрдән 40тан артык спортчы катнашачак.