ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2019 ел
дүшәмбе

11 март көнне район үзәк китапханәсенең актлар залында муниципаль район башлыгы урынбасары Габидуллин Газинур Авхат улы катнашында киңәйтелгән киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә «ТАЛ-АГРО» ИК ҖЧҖ генераль директоры Валеев Илһам Госман улы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм белгечләре, бүлекчәләр җитәкчеләре, агрофирма директорлары, баш белгечләре, фермалар мөдирләре, Дәүләт техник күзәтчелек инспекторы катнашты.

2019 елның 10 мартында Куйбышев Затон штп «Киң Масленица» узды.

7 март көнне, Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ЮНЕСКО генераль директоры Одре Азуле катнаштылар.

2019 елның 7 мартында Кама Тамагы муниципаль районының « Богородский рай» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре Масленицаның «Әбиләребезнең серләре: коймак кою» дигән чара оештырдылар.

07 март көнне Район Башлыгы каршында 2019 елның 2 аенда район авыл хуҗалыгы формированиеләренең эш нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Чарада «Олы Кариле» АҖ, «Камская «агрофирмасы» ҖЧҖ, «Бортасы агрофирмасы» ҖЧҖ директорлары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм белгечләре, «Район дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ башлыгы катнашты.

Кама Тамагы  муципаль районы «Богородский рай» халлыка комплексы  социаль хезмәт күрсәтү 2019 елның 5-7 март көннәрендә өйдә бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре гомуми белем бирү мәктәпләре волонтерлары белән берлектә «Яраткан, сезгә» акциясен үткәрделәр.

7 март көнне Район мәдәният йортында Балтач мәдәният йорты үзешчән коллективының Әлдермештән Әлмәндәр спектакле күрсәтелде.


9
март, 2019 ел
шимбә

Бүген Кама Тамагы поселогында Май чабу бәйрәме узды. Әлеге вакыйга белән район халкын һәм кунакларны Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Вазыйхов котлады. Барысына да иминлек һәм гаилә бәхете теләде.

2019 елның 9 мартында төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән:
- буран; аерым районнарда бозлавык (Казанда төнлә һәм иртән); 
- көньяктан секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил;
- юлларда урыны белән көчле бозлавык саклана.


7
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Сөекле хатын-кызлар!

Язның беренче бәйрәме уңаеннан гүзәл затларыбызга күңел түреннән чыккан ихлас котлау сүзләрен һәм изге теләкләремне җиткерәм.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International