ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 6 мартында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кама Тамагы муниципаль районындагы «Богородский рай» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Сөйки авылы мәдәният йортында Әниләр һәм аларның балигъ булмаган балалары белән Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тематик чара үткәрделәр.

8 Март-һәр хатын-кыз өчен үзенчәлекле көн. Бу көн шатлык, язгы кәеф һәм искиткеч бүләкләр көне. Бу датага районның  туган якны өйрәнү музее «Яз һәм хатын - кыз охшаш» ретро-открыткалар күргәзмәсе һәм җирле  һәвәскәр-фотограф  В. Дәүләтшинның «Хатын-кыз булу-бөек сәнгать»фотокүргәзмәсе әзерләде.

Бүген, 2019 елның 7 мартында, Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә муниципаль район башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов катнашында ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды.

Столяров ис. Мәдәният йортында 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан «Иң яраткан» фотоконкурсы оештырылды.


6
март, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 5 мартында район мәдәният йортының концерт залында Кама Тамагы муниципаль районы эшмәкәрләре конференциясе булып узды.

7 март көнне 15.00 сәгатьтә район мәдәният йортында Әлдермештән Әлмәндәр (Әлдермештән Әлмәндәр) спектакле күрсәтеләчәк.

 

Кама Тамагы муниципаль районының Җирлекара үзәк китапханәсе татар язучысы Әмирхан Еникинең тууына 110 ел тулуга багышланган Еникәне укыйбыз төбәкара акциягә кушылды.

Рудник урта мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары Тенеш поселыгы китапханәсе кунаклары булдылар. Балалар пешекче-кондитер Лебедева Н. В һәм аның кызы София белән очраштылар.  Очрашу 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган иде.

6 март көнне Затон поселогы китапханәсе  белгечләре  «Родничок» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр өчен «Әниләр турында» укулар үткәрделәр.

Район туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре тарафыннан  «Кама таңнары» ААҖдә ял итүчеләр өчен костюмлаштырылган чара әзерләнде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International