ТАССРның 100 еллыгы кысаларында Затон поселогы китапханәсе белгечләре Затон урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары өчен «Татар халкының традицияләре» дип исемләнгән фольклор сәгать әзерләделәр.
5 март көнне Кама Тамагы М. А. Чиркова исемендәге кадет интернат-мәктәбендә республика "Аҗаган" хәрби-спорт уенының муниципаль этабы узды. Кадет мәктәбенә 3 команда җыелды: «Пилотлар» (Кама Тамагы урта мәктәбе), «Патриот» (В. П. Муравьев исем. Затон урта мәктәбе), «Смена» (Олы Кариле урта мәктәбе).
Бүген, 2019 елның 5 мартында, Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы кабинетында шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итү булды. Муниципаль район Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов гражданнарны шәхси сораулар буенча атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтән кабул итә.
Районның барлык мәктәпкәчә учреждениеләрендә 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чаралары уза.
Кама Тамагы муниципаль районында Масленница бәйрәменә багышланган чаралар расписаниесе белән танышыгыз.
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан район балалар китапханәсенең «МастерОК» кызыксыну клубы җитәкчесе Лилия Гумирова Кама Тамагы урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары өчен «Яраткан әнием өчен кечкенә могҗиза» дигән мастер – класс үткәрде.
Үзәк китапханә хезмәткәрләре "Алтын яшь" клубы кысаларында "Кама таңнары" Социаль ярдәм үзәге" коммерцияле булмаган автоном оешмасы ял итүчеләр өчен "Без Масленицаны каршы алдык, кунакка чакырдык" исемле завалинка үткәрделәр.
2019 елның 4 мартында «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Кама Тамагы җирле бүлегенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә (Кама Тамагы штп, К. Маркс ур., 105 нче йорт (китапханә бинасы) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Депутаты Власов Валерий Александрович шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте.
2019 елның 11 мартында 15 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең Югары Ослан районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Шәмсетдинов Рунар Рәфыйк улы хокук саклау органнары хезмәткәрләренең хокуксыз гамәлләре турында сораулар буенча гражданнарны кабул итәчәк.
8 Март алдыннан туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре «Салават күпере» 1нче балалар бакчасының «В» төркемендә тәрбияләнүче балаларга иң матур әниләр өчен открыткалар ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.