Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнар өчен савым сыерларын тоту өчен субсидияләр, бер елдан өлкәнрәк кәҗәләр өчен субсидияләр һәм 2019 елда савым сыерларына ветеринария хезмәте күрсәтүгә субсидияләр бердәм субсидиягә берләшкән.
Бүген, 2019 елның 4 мартында, Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында ТР Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы каршындагы шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә узды.
Конкурс дәвам иткән ай эчендә жюри әгъзаларына 20 спектакль тәкъдим ителде. Барлык спектакльләрдә дә мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре генә түгел, ә авылның гади кешеләре дә артист булып тордылар.
Бүген, 2019 елның 4 мартында, Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында ТР Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы каршындагы учреждение, предприятие һәм оешма җитәкчеләре белән киңәйтелгән утырыш узды.
2019 елның 2 мартында төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән буран, көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнчыгышка күчүче җил секундына 15 метрга кадәр, томан көтелә.
Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина һәм Кама Тамагы штп башлыгы урынбасары Владимир Павлович Сороковнин 90 яшьлек юбилее белән Лядова Евдокия Васильевны котладылар.
2019 елның 1 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт Советында ТР Премьер-министры урынбасары Л. Р. Фазлыева, ТР икътисад министры Ф. С. Габделганиев, ТР да милли проектларны гамәлгә ашыру өчен җаваплы профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, муниципаль берәмлекләр, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге активы һәм тарафдарлары катнашында ТР Милли проектларын гамәлгә ашыру буенча җәмәгать тыңлаулары уза.
Красновидово авыл китапханәсендә «Җилкәй» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр балалар өчен язучы Константин Ушинскийның 195-еллыгына багышланган «Акыллы, мәрхәмәтле – балаларга!» дип исемләнгән укулар үткәрелде.
Кама Тамагы районының «Россия Пенсионерлар берлеге» булеге ИвановаФ.Х. җитәкчелегендә, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча идарәсе ярдәме белән, 26 февральдә пенсионерларга Буа шәһәрендә үткәрелгән шашка һәм шахмат буенча зона турнирына сәфәр оештырды.
«Туган тел атналыгы» кысаларында Тәмте урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен Алсу Зәйнуллина җитәкчелегендә Туфан Миңнуллин музеенда «Туфан Миңнуллин – безнең байлыгыбыз»дигән чара узды. Музейның баш саклаучысы Гөлчәчәк Гыймадиева укучылар өчен экскурсия үткәрде, бөек драматургның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде.