2018 елның 3 октябрендә Өлкәннәр декадасы кысаларында Кама Тамагы районының " Богородский рай» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Гөлназ Хөснетдинова Кама Тамагы урта мәктәбенең балигъ булмаган балалары белән «өлкәннәр көне» мәгълүмати сәгать үткәрде һәм бәйрәм тарихы белән таныштырды.
Бу көннең төп максаты-өлкән яшьтәге кешеләр очрата торган проблемаларга һәм кыенлыкларга ботен халкының игътибарын юнәлтү.
Дәрес барышында балигъ булмаганнар бәйрәмнең килеп чыгуынын тарихы белән һәм бәйрәмнең гореф-гадәтләр белән таныштылар. Үзләренең өлкән туганнары һәм аларга ничек ярдәм итүләре турында сөйләделәр. Дәрес ахырында «Көз яше, син кадерле һәм матур»дигән рәсем бәйгесе игълан ителде.
“Салават күпере” балалар бакчасының мәктәпкәчә “В” группасында ел фасылларына багышланган музей дәресе “Алтын көз” темасы белән башланып китте. Балалар ел фасылларына багышланган фильм, викторина сорауларына табышмакларны бик җайлы рәвештә җавап бирделәр. Балалар рәхәтләнеп үзләренең артислык осталыкларын “Шалкан” әсәрен театральләштереп күрсәтте. Алар бу дәрестән көне буена җитәрлек күтәренке кәеф алдылар.
Бүген, Кама Тамагы районы Тәтеш шәһәрендә узган "Безнең йорт Татарстан" республика этномәдәни фестивалендә катнашты. "Мордва бизәкләре" фольклор ансамбле, Петр Сорокин, "Вересень" рус халык хоры, Александр Захаров һәм Татьяна Шулаева дуэты. Фестивальдә катнашучыларның барысы да дипломнар белән бүләкләнде.
2018 елның 3 октябрендә Красновидово авылында Кама Тамагы районы һәм ТР Милли музееның "Красновидовода Алма Спасы" проекты бүген дә тормышка ашырыла. "Горький аллеясы" алмагачларының беренче үсентеләре утыртылды, ул киләчәктә атаклы алмагач бакчаларының нигезе булырга тиеш. Ә иң мөһиме, алмагач утыртуда Красновидово мәктәбе укучылары да катнашты.
1 октябрь көнне район мәдәният йортында Туган якны өйрәнү музее өлкән буын бәйрәме катнашучылары һәм кунаклары игътибарына " О, бу искиткеч үткәннәр!» темасына күчмә фотокүргәзмә тәкъдим итте .
2 октябрь көне Олы Салтык мәдәният йортында өлкәннәр көне билгеләп үтелде. Залга җыелган өлкән кешеләрне җирле үзидарә башлыгы Ибатов Хәлим Хәмидулла улы котлады.
2018 елның 2 октябрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кама Тамагы муниципаль районындагы социаль яклау бүлегендә ата-аналары алиментлар түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балалар белән гаиләләргә түләүсез хокукый ярдәм күрсәтү темасына беренче бердәм кабул итү көне оештырылды.
2018 елның 2 октябрендә Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина, Уразлы авыл җирлеге башлыгы Мөнир Хәмидуллин һәм район ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Виталий Юманов Кәримова Рәйсә Кәрим кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгында 2018 елның көзге чорында су объектларында кешеләрнең тормыш иминлеген тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру кысаларында һәм шулай ук Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Кама Тамагы инспекторлык участогы тарафыннан билгеле бер эш башкарыла.
Халыкара өлкәннәр көне кысаларында 2018 елның 1 октябрендә " Богородский рай» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре һәм клуб мөдире Миләүшә Мозаффарова социаль хезмәт алучылар өчен «Көз фонында җылы очрашулар» дигән чара үткәрделәр.