Урман хуҗалыгына багышланган музей дәресе белән Кама Тамагы урта мәктәбенең 3 “А” сыйныф укучылары алдында музей хезмәткәре чыгыш ясады. Урманның кешеләр өчен кирәклеге һәм аның әһәмияте турында укучылар тулырак белделәр.
Туган якны өйрәнү музеенда һәм Туфан Миннуллин музеенда Галимулла хәзрәт озатуында Республикабызның мөселман диния нәзәрәте вәкиле булып китте. Килгән кунаклар Туфан абыйның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышлар булуына карамастан, аның музеен үз күзләре белән күрүгә шат булдылар.
Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан Куркынычсызлык культурасы елы уткәру уңаеннан һәм 2018нче елның көзге чорында сулыкларда куркынычсызлыкны булдыруга юнәлтелгән чараларны үтәү буенча Кама Тамагы кече күләмле көймәләр буенча дәүләт инспекциясендә дайми эш алып барыла.
Пенсиягә өстәмә социаль түләү Россия Федерациясе территориясендә яшәүче эшләмәүче пенсионерларга Россия Федерациясенең тиешле субъектында күрсәтелгән максатлар өчен билгеләнгән пенсионерның яшәү минимумыннан түбән күләмдә түләнә торган гомуми түләүләр Россия Федерациясе Пенсия фонды органнары тарафыннан башкарыла.
17 сентябрь көнне «Богородский рай «халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре белән берлектә профилактик рейдлар үткәрделәр һәм социаль хезмәт күрсәтүчеләр йортларының янгынга каршы торышын тикшерделәр.
Соңгы вакытта банкларда, иминият компанияләрендә һәм башка урыннарда пенсия тупланмаларын дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына күчерүне таләп итәләр, шул ук мәсьәлә белән Россия Пенсия фонды хезмәткәрләрен күз алдына китереп, өйләргә дә киләләр. Шул ук вакытта дәлил актив кулланыла - әгәр НПФКА үз тупланмаларын күчермәсәң, киләсе елдан Дәүләт аларны алып пенсиясенә кертәчәк һәм бу чынбарлыкка туры килми.
Татарстан Республикасы Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Пенсия фонды Идарәсе искә төшерә: укучылар һәм студентлар өчен «укучыларга пенсия турында " интерактив он-лайн курс эшли, school.pfrf.ru РФ Пенсия фонды тарафыннан эшләнгән. Интернет-кулланма яшь буынга дөрес юлны сайлау һәм үз пенсия хокукларын беренче эш көненнән үк формалаштыра башлау өчен булдырылган.
10 сентябрь көнне «Форпост» үзәге директоры Татьяна Панчева Кама Тамагы урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен "Экстремизм һәм Терроризм" дип исемләнгән әңгәмә үткәрде һәм «Террорчылык акты вакытында куркыныч янаганда үзеңне ничек тотарга» дигән белешмәлек таратты.
2018 елның 9 сентябрендә Кама Тамагы поселогының Үзәк стадионында «Яшьләр-терроризмга һәм экстремизмга каршы»лозунгы астында мини футбол буенча турнир узды.
17 сентябрь көнне Кама Тамагы муниципаль районының Куйбышев Затон поселогында яшәүче Николай Петровичка 90 яшь тулды. Аны әлеге истәлекле бәйрәме белән котларга Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина, Куйбышев Затон поселогы башлыгы һәм Куйбышев Затон Советы рәисе Альмира Винникова килде. Юбилярга Россия Федерациясе Президенты В. В. Путин исеменнән котлау һәм Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы хакимияте исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.