"Укучының мәдәни көндәлеге" - Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган мөһим мәдәни-мәгариф проекты.
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы белән Бала хокуклары турында БМО конвенциясен популярлаштыру, балалар һәм яшьләргә мәгълүмати-хокукый белем бирү, аларның социаль-хокукый активлыгын стимуллаштыру, шулай ук яшь буынның хокукый грамоталылыгын һәм хокукый культураны үстерү өлкәсендә позитив юнәлеш алган, иҗтимагый файдалы эшчәнлеген пропагандалау максатларында 2018 елның 10 сентябрендә Бала хокук даирәсендә»V республика видеороликлар конкурсы старт алды. Конкурста 6 яшьтән 30 яшькәчә булган балалар һәм яшьләр, аерым төркемнәр яки иҗат коллективлары составында чыгыш ясый ала.
Бүген Казанда, көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре ачылды. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, безнең районның шәхси ярдәмче хуҗалыклары вәкилләре, казанлылар өчен 2018 елгы Кама Тамагы табигать бүләкләреннән кызыклы сәүдә өстәлләре оештырып, актив катнаштылар.
Бүген Кама Тамагында традицион «Милләтләр кроссы-2018» Бөтенроссия йөгерү көне һәм «Татарстан кроссы-2018»республика массакүләм ярышлары узды.
Кама Тамагы муниципаль районы торак пунктларында 2018 елның 13-14 сентябрь көннәрендә «Яшел Россия» акциясе һәм "Эшләрбез!" Бөтендөнья Чисталык көне кысаларында өмәләр узды. Акция барышында җирлекләрдә клублар, зиратлар, яр буе зоналары һәм урман утырту территорияләре җыештырылды.
14 сентябрь көнне Кама Тамагы урта мәктәбендә 4б сыйныф укучылары өчен (укытучысы Хәбибуллина Н.С.) "Бердәм мәдәният дәресе " кысаларында «Татарстанның тарихи урыннары буйлап виртуаль сәяхәт»дигән библиографик дәрес үткәрелде.
"Яхшы эшләр эшләргә ашыгыгыз!" шундый девиз астында район балалар китапханәсендә Кама Тамагы муниципаль районының 1 нче "Радуга " балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен әдәби укулар узды (тәрбияче: Е. А. Сычева). Балаларны бөек рус язучысы биографиясе, аның хикәяләре, әкиятләре, мәсәлләре белән таныштырдылар. Китапханәчеләр балаларда китап һәм аның геройларына карата кызыксыну уятырга тырышты. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар әсәрләрдә яхшы, файдалы дәресләр алырга мөмкин дигән нәтиҗәгә килделәр.
2018 елның 14 сентябрендә, экологик чаралар һәм урман утырту көне кысаларында, Кама Тамагы районы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре һәм Кама Тамагы татар урта мәктәбе укучылары Юрьев мәгарәсе янындагы туристик тукталыш урынын җыештырдылар . 1,5 тоннага якын чүп чыгарылды.
Ата-аналары билгесез булган балалар өчен социаль пенсия.
Тиешле Федераль закон 2017 елның июлендә кабул ителде һәм агымдагы елның беренче гыйнварыннан үз көченә керде. Моның сәбәбе-уку йортлары тәмамлаганнан соң шундый социаль статуслы балаларның башка балалар белән тигез булмаган матди хәлгә китерелүе: әйтик, туендыручысын югалту очрагы буенча пенсия ала алырлык ятимнәр белән. Юридик яктан аларның бер генә ата-анасы да юк иде, шуңа күрә аларга түләү хокукы да билгеләнмәгән.
Районда 7 сентябрьдә бөртекле һәм кузаклы культуралар җыю төгәлләнде. 16478 га мәйданда 36253 тонна ашлык җыелган, уртача уңыш-22 ц / га. Беренчеләрдән булып урып-җыюны «Нармонка» Агрофирмасының 1 нче филиалы аграрийлары төгәлләделәр. Алар гектарыннан 19,3 центнер уңыш алдылар, иң зур уңыш 3 нче филиалныкы – 28,4 центнер.