ЯҢАЛЫКЛАР


29
август, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы  Дәүләт Советының мәйданында Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов катнашында Республика Көненә багышланган тантаналы чара узды. Чарада смотр-конкурс җиңүчеләрен яңа машина белән бүләкләделәр. Безнең районнан смотр-конкурста Келәнче һәм Кирельск җирлек башлыклары Дамир Кадыров һәм Фәнис Зиннәтуллин җиңделәр. Рөстәм Миңнеханов аларга  яңа машина ачкычларын тапшырды.

29 август көнне Район балалар китапханә хезмәткәрләре «Салават күпере» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләре өчен интерактив мульт-уены  үткәрделәр. Татар һәм рус телләрендә кызыклы һәм белемнәрне тирәнәйтә торган мульт-биремнәр һәм викторина шәһәрне тагын да яхшырак белергә ярдәм иттеләр. Зилантик Казанның истәлекле урыннары, казанлыларның традицияләрен һәм гореф-гадәтләре турында сораулар бирде.

Алимент түләүдән качып йөрүче булганда, балигъ булмаган балалар гаиләләренә хокукый ярдәм күрсәтү өчен һәр айның беренче сишәмбесендә сәгать 14:00 алимент түләү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү оештырыла. Гражданнарны муниципаль районның башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сороковнина Елена Владимир кызы Кама Тамагы штп., Калинин ур., 31 йорт адресы буенча кабул итәчәк.

2018 елның 27-28 августында терлекләрне кышлатуга әзерлекне тикшерү максатыннан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Госман Ганибаевич Камалиев районның терлекчелек фермаларын  йөреп чыкты. Районның барлык хуҗалыкларында да терлекчелек биналарын кышка әзерләүгә зур игътибар бирелә. 1 филиалның «Карамал» бүлекчәсендә 2 терлекчелек бинасы капиталь ремонтланган. «Кече Салтык» бүлекчәсендә 4 рәтле сыер киртәсенең  түбәсе тулысында алыштырылган. «Келәнче» бүлекчәсендә шулай ук 4 рәтле сыер киртәсе төзекләндерелгән, тирес чыгаручы транспортер урнаштырылган, фермага килүче юллар   тәртипкә китерелгән. Олы Кариле хуҗалыгында шулай ук 2 терлекчелек бинасы ремонтланган.


28
август, 2018 ел
сишәмбе

27 август көнне Балтач авылында язучы, драмматург һәм публицист Туфан Миңнуллин истәлегенә багышлап Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт драма театры  артистлары “Кияүле кызлар кияве” спектаклен куйды. Карарга балалар да, олылыр да күп килде. Спектакльдән тамашачы бик канәгать булды. Өйләренә күтәренке кәеф белән кайтып киттеләр.

Узган ел ахырында Россия Президенты Владимир Путин «Балачак унъеллыгы» милли пректын тормышка ашыруны игълан итте. Аның уңаеннан, яшь гаиләләрнең тормыш шартларын яхшырту буенча, берничә тәкъдим кертелде. Болар – керемнәре төбәктәге яшәү минимумыннан бер ярым тапкырга  ким булган гаиләләрнең беренче балаларына аталган түләүләр, ипотека әҗәтләү (кредитлау) программасы, кредит буенча ставканы субсидияләү, балалар сырхауханәләре төзү, белем бирү сыйфатын яхшырту. Бала туганда бер генә тапкыр бирелә торган түләү «Республика матди ярдәм үзәгенә», бала туганнан соң алты айдан да соңармыйча мөрәҗәгать ителгән очракта гына күчерелә.

Татарстан Хезмәт, эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы, ТР предприятие һәм оешмалар хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатенә җавап итеп түбәндәгеләрне белдерә. "Татарстан республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында"гы Татарстан законы буенча 30 август – республика һәм шәһәр көне, Татарстанда ял көне буларак игълан ителде. Шулай итеп, 2018 елда биш көнлек хезмәт атнасында  30 август ял көне итеп санала. 29 августта эш вакыты бер сәгатькә кыскартыла.

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы "Минем яшем - минем байлыгым" дигән конкурс-фестиваль оештыра. Проект Татарстан республикасы картлар һәм инвалидлар интернат йортларында социаль ярдәм алучылар арасында үтәчәк. Фестиваль-конкурсның максаты картлар һәм инвалидларның актив аралашуга, иҗат мөмкинлекләрен арттыру, ялларын файдалы итеп оештыру, сәләтләрен башкаларга күрсәтү.

ТР башкаласында гына «Салават Күпере», «Светлая Долина» микрорайоннарында һәм Казанда Минск урамында гына өч мәктәп ачылачак. Гомуми белем бирү учреждениеләре, шулай ук, Яр Чаллыда, Түбән Камада, Буа һәм Әгерҗе районнарында барлыкка чыгачаклар. «ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» программаларын тормышка ашыру идарәсе башлыгы Илдар Рашитов РБК-Татарстанга хәбәр иткәнче, Татарстанда җиде яңа мәктәп5,4 мең урынга исәпләнгән, төзүгә федераль һәм республика бюджетларыннан 4,3 млрд. сумнан артык инвестицияләнгән. 

25 августта  безнең «КАМА» район җыелма командасы катнашында Әлмәт шәһәрендә 2018 елның футбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге 2нче лиганың соңгы уеннары үткәрелде. Турнир нәтиҗәләре буенча безнең команда иң күп очко җыеп Татарстан Республикасының футбол буенча 2нче лиганың Чемпионы булды. Безнең футболчыларны Котлыйбыз, аларга киләчәктә дә уңышлар, көч һәм сәламәтлек телик!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International