Барлык җыр сөючеләрне 24 мартта Район мәдәният йортында узачак “Рус җыры”зона этапы бәйгесенә чакырабыз. Район үзешчәннәреннән тыш бәйгедә Буа,Тәтеш, Апас һәм башка районнардан килгән үзешчәннәр дә катнаша. Концертка көтеп калабыз. Башлана сәг. 10 да. Керү бушлай.
20 мартта, Олы Карамал «Ләйсән» театр коллективы Куйбышев Затонының мәдәният йортында “Кайнана” спектакелен күрсәттеләр. Поселокта яшәүчеләргә онытылмаслык кичә бүләк иттеләр. Спектакль тамашачыларга бик охшады.
Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыть “Нармонка агрофирмасының 1 нче номерлы филиалы базасында авыл хуҗалыгында хезмәтне һәм куркынычызлык кагыйдәләрен саклау буенча уку курслары башланды.
Бу көннәрдә районның туган якны өйрәнү музее карарга килүчеләр игътибарына “Бөтен эш кулыннан килә” исемле яңа күргәзмә тәкъдим итәләр. Әлеге күргәзмәдә агачны кисеп эшләүче осталарның төрле эшләнмәләре куелган.
Бүген, 20 мартта, Олы Салтык авыл мәдәният йортында Республика фестиваленең “Балкыш” (“Сияние”) 1 нче район сайлап алу этапы булып үтте. Әлеге фестивальдә Кама Тамагы муниципаль районының пенсионер һәм ветеран үзешчән башкаручылары чыгыш ясадылар.
Туган якны өйрәнү музеенда “Игелелекнең бер өлешен бүләк ит” дип аталган чара узды. Әлеге чарада автоном коммерцияле булмаган “Кама таңнары” үзәгендә ял итүчеләр катнаштылар.
Район үзәк китапханә хезмәткәрләре “ Игелекле атна” кысаларында Кама Тамагы урта мәктбенең 5Б сыйныф укучылары өчен «Игелекле эш» мәгълүмәт минутлары үткәрделәр.
1 нче номерлы “Салават күпере” балалар бакчасының мәктәпкә хәзерләү группаларында районның туган якны өйрәну музей хезмәткәрләре “Игелелек” дәресе үткәрделәр.
Барлык салым инспекцияләрендә физик затлар өчен ачык ишекләр көне үткәрелә дип хәбәр итә Салым органнары.
Бүген Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов район оешмалары җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән киңәйтелгән киңәшмә үткәрде.