ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2018 ел
сишәмбе

Шәһәр халкын авыл хуҗалыгы азык-төлеге белән тәэмин итү максатыннан Казан шәһәрендә ярминкәләр дәвам итәчәк.


26
март, 2018 ел
дүшәмбе

   Бүген “Акчарлак” спорт-сәләмәтләндерү компексында  2005-2006 елларда туган яшүсмерләр арасында Республика кубогына мини-футбол буенча спорт ярышлары бара.

   22 мартта Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Пенсия идарәсе хезмәткәрләре спорт-сәләмәтләндеру комплексында “Акчарлак” ГТО нормаларын тапшырдылар. Алар бөтен төр буенча да диярлек үзләренең ГТО нормаларын үтәделәр.   

   Бүген Кама Тамагы муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин район оешмалары җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән киңәйтелгән киңәшмә үткәрде. 


24
март, 2018 ел
шимбә

   24 мартта Район мәдәният йортында Республика бәйгесе «Русская песня» зона зтапы булып үтте. Бәйгедә катнашучыларга тәбрикләү сүзе белән Кама Тамагы муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина мөрәҗәгать итте. Бәйгедә Кама Тамагы, Буа, Апас, Тәтеш, Кайбыч районнары катнашты.   


23
март, 2018 ел
җомга

Районның туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре  “Кама Таңнарында” ял итүчеләр өчен чара үткәрделәр. 

   Россия Федерациясе Татарстан Республикасы буенча тикшерү комитетының Югары Ослан районара тикшерү бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы юстиция өлкән лейтенанты Рунар Шамсутдинов 26 мартта сәг. 15 тән 19 сәг.чаклы гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итә.  


22
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

 21 мартта түләнмәгән салым җыемнарын киметү комиссиясенең утырышы булып узды. 

   Туфан Миннуллин музеенда “Без төрле, ләкин без бергә” исеме астында Кама Тамагы урта мәктәбе укучылары өчен чираттагы музей дәресе үтте. 6 Б сыйныф укучылары белән рус һәм татар халкының гореф-гадәтләре хакында сөйләштеләр.   

Бүген, 2018 елның 22 мартында, Кама Тамагы район администрациясе бинасында Татарстан Республикасы Президентының халык мөрәҗәгате эшләре буенча идарә начальнигы Роза Килькеева гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте.     


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International