ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2018 ел
сишәмбе

   2018 елның 13 апрелендә сәг.10 нан сәг.12 гә чаклы район прокуратурасы бинасында ( Кама Тамагы штп., К. Маркс урамы, 1 нче йорт) Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Олег Даминов гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итә.


2
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

    31 март һәм 1 нче апрель көннәрендә Буа шәһәрендә Татарстан Республикасы кубогына 2001-2002 елларда туган яшьләр арасында футбол ярышы булып үтте. 

   1 нче апрельдә Кама Тамагы муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин һәм Тәмте авыл җирлеге башлыгы Игорь Зиновьев Мария Владимированы 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбилярга чәчәк бәйләме, истәлекле бүләкләр һәм Россия ПрезидентыВ.В. Путинның котлау открыткасын тапшырдылар.

   Каникул көннәрендә Район балалар  китапханәсендә Кама Тамагы урта мәктәбе библиотекасы белән берлектә Лев Толстой елына багышланган “Здравствуй басня!” дип аталган чара булып үтте. 

   Бүген Кама Тамагы муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин район оешмалары җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән киңәйтелгән киңәшмә үткәрде.


28
март, 2018 ел
чәршәмбе

   28 мартта “Нармонка” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең 3 нче номерлы филиалының «Янга-сала» бүлекчәсе базасында авыл хуҗалыгы техникасын язгы кыр эшләренә хәзерләү буенча зона штабы утырышы булып үтте. 

   3 апрельдә “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлегендә ( Кама Тамагы штп, К. Маркс урамы, 105 нче йорт, Район үзәк китапханә бинасы) Татарстан Республикасы Дәүләт  Советы депутаты Власов Валерий Александрович гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итә.

   Затон урта мәктәбенең 1б һәм 1а сыйныф укучылары Куйбышев Затоны поселок китапханәсендә булдылар. Алар өчен “ Безнең поселокның тарихы”дип исемләнгән дәрес үткәрделәр. 

   Тәрбиячеләр О. Будилова, А. Беляева һәм хәзерлек группасына йөрүче балалар Рузиля Хәйруллина, Шуайна Рамазанова, Мурат Баев, Денис Зиннәтов, Әмир Миннигалиев, Ксения Мокшина, Данияр Гиниятов, Софья Афонина балаларны Сергей Михалковның шигырьләре белән таныштырдылар. 

   Кемерово шәһәрендә булып узган фаҗига уңаеннан кичә кич белән Кама Тамагында яшәүчеләр “Зимняя вишня” сәүдә үзәгендә чыккан янгында һәлак булучыларны искә алу матәм акциясенә җыелдылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International