Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров агросәнәгать комплексы объектларын капиталь ремонтлау һәм төзү программалары буенча районнар белән узган киңәшмәдә хәбәр итте. Чарада Татарстан Республикасы ГИСУ директорының беренче урынбасары Рафар Шакиров, «Татагропромстрой» АҖ генераль директоры Ирек Закиров, министр урынбасарлары һәм башка җаваплы затлар катнашты.
Соңгы 3 елда мәгълүмати-телекоммуникацион технологияләр кулланып кылынган җинаятьләр саны арта.
Бүген, 2020 елның 28 июнендә, Кама Тамагы районына "Ярдәм янәшә!" акциясе буенча азык-төлек җыелмаларының чираттагы партиясе килде. Традиция буенча, фураны бушатуда волонтерлар, авыл җирлекләре башлыклары, Совет һәм Башкарма комитет хезмәткәрләре һәм Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов катнашты.
Хөрмәтле яшь каматамагылылар!
Яшьләр көне белән ихлас котлауларны кабул итеп алыгыз!
ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында йорттан бик кирәксез чыгарга киңәш итә. Урамда биек агачлардан, билбордлардан, элмәләрдән ераграк торырга һәм электр линияләре астында торырга кирәк.
Кама Тамагы муниципаль районының белем бирү учреждениеләрендә Халыкара наркотикларга каршы көрәш көне уңаеннан балалар арасында рәсем конкурслары үткәрелә, китапханәләрдә – сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга багышланган тематик бүлекләр тәкъдим ителә, аңлату эшләре алып барыла.
2020 елның 30 июнендә 10.00 сәгатьтән 11.30 сәгатькә кадәр «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Кама Тамагы җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә (Кама Тамагы штп, К.Маркс ур., 105 йорт (китапханә бинасы) гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итү булачак.
Федераль салым хезмәте хәбәр итә, 29.06.2012 ел, № 97-ФЗ Федераль закон нигезендә, 2021 елның 1 гыйнварыннан бердәм салым рәвешендә салым салу системасы кулланылмый.
Бүген, 2020 елның 26 июнендә, Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча тавыш бирүдә катнашты.
Муниципаль район Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов район хуҗалыкларын карап чыкты. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илфат Илдар улы Вәлиев, ПМО идарәсе башлыгы Камалиев, агрофирмалар директорлары һәм хуҗалык бүлекчәләре җитәкчеләре белән берлектә район башлыгы терлекчелек объектларын ремонтлауның, терлек азыгы әзерләүнең барышы белән танышты.