Бүген, 2020 елның 25 июнендә, Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов участок сайлау комиссияләренең эшен тикшерде, анда бүгенге көннән район халкы РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча тавыш бирүдә катнаша.
Салым органнары хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 20 июнендәге 894 номерлы карары нигезендә 2020 елда федераль бюджеттан Россия икътисады тармакларында эшчәнлек алып баручы кече һәм урта эшкуарлык субъектларына субсидияләр бирү кагыйдәләренең 5 пунктына, яңа коронавирус йогышы таралу нәтиҗәсендә килеп туган хәлнең начараюы шартларында, аеруча зыян күргән кешеләргә, үзгәрешләр кертелде. Кертелгән үзгәрешләр нигезендә, субсидия алу өчен гариза бирү срогы 2020 елның 1 июленә кадәр озайтылды.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кайбыч районнары территориаль бүлеге талпаннарны бетерү һәм талпан йогышларын махсус кисәтү буенча хезмәт күрсәтүче учреждениеләр турында, талпан тешләү (суыру) очрагында гамәлләр алгоритмы турында мәгълүмат бирә.
Эшсезлек буенча пособие сорап мөрәҗәгать иткән гражданнарга «Мир» түләү картасының банк счетларын ачарга киңәш итәбез.
Татарстанда 2017 елдан башлап Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә аграрийларны ташламалы кредитлау механизмы гамәлгә ашырыла. Әлеге программа кысаларында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре түбәнәйтелгән - 1%тан 5%ка кадәр ставка буенча кредит алырга мөмкин.
Хөрмәтле райондашлар!
Сезне чын күңелдән безнең өчен бик мөһим дата – Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллык юбилее белән котларга рөхсәт итегез.
Бүген, 2020 елның 25 июнендә, ТАССР төзелүгә - 100 ел.
Аның төп үсеш ноктасы дип 1920 елның 25 июнендә, Казанда хакимият татар автономиясенең Вакытлы революцион комитетына тапшырылгач кабул ителә.
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 24 июнендә көндез урыны белән яшен, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин, урыны белән яшен.
2020 елның 19 июнендә Казан шәһәрендә «Татарстан – Яңа гасыр» – «Татарстан – Новый век» республика иҗтимагый хәрәкәтенең VIII съезды узды.
Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә уза.