ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков язгы кыр эшләренә әзерлек һәм минераль ашламалар әзерләү турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Кама Тамагы муниципаль районы балалар китапханәсе МБОУ «Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбе» белән берлектә «Фольклор мозаика»дип исемләнгән әдәби бәйрәм үткәрделәр.

Кешегә иммунодефицитлы вирус (ВИЧ-инфекция) китергән авыруны таратуын киметү чаралары кысаларында, «Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кама Тамагы муниципаль районындагы «Богородский рай» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре “Кама-Тамагынын Татар мәктәбе”нен балигъ булмаган балалар белән "Без сәламәт яшәү рәвеше өчен" дигән темага чарасы үткәрделәр.


28
февраль, 2020 ел
җомга

27 февральдә Мордва Каратае авылының күпфункцияле үзәге театр коллективлары "Идел Йорт" төбәкара фестиваль-конкурсы кысаларында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган спектакльләр күрсәттеләр.

     Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 26 февралендә кабул ителгән карары нигезендә авылда һәм шәһәр тибындагы поселокларда яшәүче 29 яшькә кадәрге хатын-кызларга өченче һәм аннан соң туган балалары өчен 100 мең сум күләмендә бер мәртәбә түләүләр биреләчәк.

2020 елның 3 мартында 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская һәм суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Е. Ю. Степанованың гражданнарны бергәләп кабул итүе була.

2020 елның 28 февралендә ПЧ-116 территориясендә урнашкан. Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, дәүләт инспекторлары Андрей Еранов, Марс Идрисов һәм техник Татьяна Агибалова гарнизон хезмәткәрләре белән берлектә Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне уңаеннан һәм «Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБББУ укучылары белән профориентация дәресе кысаларында Ачык ишекләр көне үткәрде.

Татарстан Республикасы территориясендә 29 февральдә төнлә һәм көндез урыны белән :

-көчле явым-төшем, карлы яңгыр;

-буран;

көньяк-көнбатыштан исүче, секундына 15-18 метр тизлек белән исүче җил;

-томан; 

-юлларда бозлавык һәм кар боткасы көтелә

27 февраль көнне Кирельск авыл мәдәният йортында "Идел Йорт" төбәкара фестиваль-конкурсы кысаларында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган спектакльләр куелды.

2020 елның 27 февралендә Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов, Кирельск авыл җирлеге башлыгы Фәнис Ярхәметдин улы Зиннәтуллин һәм Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Владимировна Сороковнина Бөек Ватан сугышында катнашкан Макарчев Николай Михайловичка һәм тыл хезмәтчәне Макарчева Нина Яковлевнага «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медальләрен тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International