«Кама Тамагы РҮХ» ДАССОның хезмәткәрләре Кама Тамагы районында авыруларны профилактикалау буенча даими эш алып баралар.
14 март көнне "Акчарлак" спорт комплексында "Бөтен гаилә белән ГТО" фестиваленең район этабы узды, анда районның иң актив һәм спорт гаиләләре катнашты, Кама Тамагы мәктәпләреннән, шулай ук Рудник урта мәктәбеннән вәкилләр катнашты.
Терлекчелек белгечләре әйтүенчә, сыерларның продуктлылыгын арттыруда, нәсел эшен яхшыртуда һәм әледән-әле килеп чыга торган авыруларны кисәтүдә ясалма орлыкландыру ысулын куллану үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә.
2020 елның 16 мартында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, "Роспотребнадзор"ның Татарстан Республикасы буенча территориаль идарәсе һәм Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты белгечләре Кама Тамагы штп күп функцияле дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә булдылар. Кама Тамагы штп. кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча консультация өстәле оештырылды.
2020 елның 16 мартында Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы учреждениеләре, предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, районның шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән утырыш узды.
2020 елда Хәйруллин Р.Ф. истәлегенә багышланган волейбол буенча ел саен үткәрелә торган Турнир сигезенче тапкыр үткәрелде. Турнирда бу юлы 9 ир-ат командасы катнашты.
Гриппны, КРВЙНЫ, шул исәптән COVID-19 коронавирус йогышын профилактикалау буенча чаралар турында исегезгә төшерәбез.
2020 елның 15 мартында Исламова Минзиһан Хөснулла кызы 101 яшьлеген билгеләп үтте. Минзиһан Хөснулловнаны Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Владимировна Сороковнина һәм Иске Казиле авыл җирлеге башлыгы Илдус Хатыйп улы Сәгъдиев котладылар, аңа чәчәкләр, истәлекле бүләкләр һәм Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин исеменнән котлаулар тапшырылды.
2020 елның 12 мартында халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнар өчен РФ Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 3 нче районара инспекциясе башлыгы урынбасары Иванова Ирина Александровна катнашында һөнәри керемгә салым куллану өлешендә ачык класс-мәгълүмат бирү үткәрелде.
Татарстан Республикасы чәчүлек җирләренең продуктивылыган арттыру чаралары турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.