ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2019 ел
җомга

Шимбә көнне, 16 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын Казан, Чаллы һәм Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексы) ярминкәләргә арзан бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга чакыра. Шәһәрлеләр ит, казылык продукциясе, төрле сөт, сыр, йомырка, яшелчә, бал, шикәр, он, ярма һәм Татарстан муниципаль районнарыннан китерелгән башка фермер продукциясен сатып ала алачак.

Россия Федерациясенең халык рәссамы, Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илдар Касыйм улы Зарипов тууына 80 ел тулуга районның барлык китапханәләрендә рәссамның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган чаралар  үткәрделәр.

Олы Кариле авылы китапханәсе методисты Зыятдинова Венера Усман кызы IX Бөтендөнья әдәби-белем бирү онлайн-проекты финалына уңышлы чыкты.

Районның Туган якны өйрәнү музеенда Россиянең халык рәссамы Илдар Зариповның  юбилеена багышланган чара узды.

Халыкара толерантлык көне ел саен 16 ноябрьдә билгеләп үтелә. Бу бәйрәм ЮНЕСКО «Түземлелек принциплары декларациясе» ндә тантаналы төстә игълан ителде. Толерантлык мәсьәләсе хәзер бөтен дөньяның игътибар үзәгендә. “Толерантлык” төшенчәсе балалар белән генә түгел, өлкәннәр тарафыннан да төрлечә кабул ителә, әмма балаларга толерантлык нәрсә икәнлеген аңлау бик мөһим.

Бу бәйрәм алдыннан Затон поселогы китапханәсе кадет интернат-мәктәбенең 5 сыйныф укучылары өчен «Халыклар төрлелеге - мәдәниятләр төрлелеге» библио-глобус үткәрде.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре тарафыннан тапшырылган документлар пакетлары буенча дәүләт теркәве сроклары кыскартылды. Шулай итеп, күчемсез милеккә хокукларны һәм аның белән алыш – бирешләрне теркәү вакыты закон нигезендә билгеләнгән 9дан 5 эш көненә кадәр кыскартылган; бер үк вакытта кадастр исәбендә һәм хокукларны дәүләт теркәвенә алганда-12дән 9 эш көненә кадәр. Документларны электрон рәвештә дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте Порталы аша биргәндә (rosreestr.ru) - бу срок нибары бер эш көне тәшкил итә!

Киңәшмә беркетмәсе нигезендә, Африка дуңгыз чумасы таралуны булдырмау максатларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы кыргый кабаннар арасында вирус циркуляциясе һәм бу авыруның табигый учакларын формалаштыру дуңгызларда африка чумасы таралуның төп сәбәпләренең берсе булып кала, дип билгеләп үтә.

Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре «Игелек көне»дип исемләнгән музей сәгате үткәрделәр. Күңелле конкурслар, уеннар, табышмаклар балаларның күңеленә хуш килде, әдәпле, мәдәни булырга, вакытында иптәшләренә ярдәм итәргә мөмкинлек бирде.


14
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле Кама Тамагы районы халкы, боҗра маршрутының рейсын яңарту турында хәбәр итәбез.

2019 елның 13 ноябрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кама Тамагы муниципаль районындагы «Богородский рай» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе ссоциаль педагогы Гөлназ Хөснетдинова “Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә” балигъ булмаган балалар белән әңгәмә үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International