«Тикшерелгән бизнес» интернет-ресурс экспертлары (http://provbiz.ru) эшкуарларга һәм үзмәшгуль гражданнарга түләүсез консультацияләр күрсәтәләр, «һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын куллануга бәйле, шулай ук үзмәшгуль гражданнарны тикшерү мәсьәләләре буенча килеп туган сорауларга оператив һәм грамоталы җавап бирәләр.
25 июль https://molparlament.tatar/ сайтында беренче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзасына кандидатларны теркәү башланды.
14 август көнне Тәмте авыл җирлегендә Бал Спасы бәйрәме узды.
2019 елның 14 августында Тәмте авыл җирлегендә гражданнар җыелышы узды.
2019 елның 14 августында Кама Тамагы муниципаль районында Осинники авыл җирлегендә гражданнар җыелышы узды.
Россия Президенты Владимир Путин «Дача амнистиясе»не озайту турындагы законга кул куйды. Ул 2019 елның 1 мартында тәмамланды. Хәзер амнистия 2021 елның 1 мартына кадәр гамәлдә. Закон аны киңәйтте. Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар һәм блогерлар өчен һәр елда уздырыла торган «Минем җирем - Россия» иҗат конкурсына заявкалар кабул итүне дәвам итә. 2014 елда гамәлгә куелганнан бирле илебезнең барлык төбәкләреннән Россия авылын популярлаштыруга һәм аның актуаль проблемаларына җәлеп итүгә юнәлдерелгән 15 меңнән артык мәгълүмати проектлар әлеге конкурс аша узды. Аларның йөзләгәне акчалата премияләргә лаек булды.
2019 елның 10 августында Кама Тамагы штп Үзәк стадионында "Физкультурачы көне" Бөтенроссия бәйрәменең 80 еллыгына багышланган чара узды. Бу көнне спортка катнашы булган спортчылар, спорт хәрәкәте ветераннары, тренерлар һәм укытучыларны хөрмәтләү булды.
Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы тарафыннан гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәг. башлап үтә.
2019 елның 9 августында Кама Тамагы районы буенча «Тәтеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесе филиалы тарафыннан җибәрелгән эшсез гражданнарга һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем бирү буенча дәресләрне тәмамлаган тыңлаучыларга билгеләнгән үрнәктәге эшче һөнәре, хезмәткәр вазыйфасы турында таныклыклар тапшырылды.