«Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә, «2019-2021 елларга Татарстан Республикасы Авыл яшьләре» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында, 2019 елның 22-23 ноябрендә Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» республика һөнәри осталык конкурсы уздыра.
26 октябрь көнне Кама Тамагы татар мәктәбендә самбо буенча ярышлар узды.
Намуссыз эш бирүчеләрне ачыклау өчен «соры хезмәт базары» юнәлеше буенча «Халык контроле»дәүләт мәгълүмат системасына тиешле мөрәҗәгать бирү юлы белән формаль булмаган эш белән тәэмин итү очраклары, рәсми булмаган хезмәт хакы түләү очраклары турында хәбәр итү мөмкинлеге оештырылган.
28 октябрьдә Казан шәһәрендә, дәүләт филармониясендә, агымдагы елның апреленнән октябрь аена кадәр этаплап узган «Иң яхшы авыл клубы һәм мәдәният йорты» бәйгесенең йомгаклау чарасы узды.
2019 елның 26 октябрендә Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының В.П. Муравьев исемендәге Затон урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында гаилә иҗаты һәм хезмәт тәрбиясе буенча республика семинары узды.
2019 елның 2 – 3 ноябрендә «Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе» яшьләр иҗтимагый оешмасы Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасы муниципаль районнарында «Милли-актуаль» яшьләр милләтара проектлары акселераторының беренче этабын гамәлгә ашыралар.
Өч көнлек ярышлар программасы 32 индивидуаль дистанцияне (ирекле стиль, аркада, баттерфляй һәм комплекслы йөзү), шулай ук ике эстафетаны (ирекле стиль һәм комплекслы йөзү) үз эченә ала.
Татарстан Республикасында 2020 ел уңышы өчен 498,1 мең га мәйдан чәчелгән, шуннан 371,3 мең га (74,5%) – көзге бодай, 121,6 мең га (24,4%) – көзге арыш. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шундый белешмәләр бирде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
«Тәтеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесенең Кама Тамагы районы филиалы хәбәр иткәнчә, Квалификация үстерү милли Агентлыгы, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 29 сентябрендәге 2042-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә, эшче кадрларның һөнәри әзерлеге, яңадан әзерләү һәм квалификацияләрен күтәрү буенча база үзәге итеп билгеләнгән һәм 2017 елның 1 гыйнварыннан бизнес һәм мәгарифнең үзара бәйләнешен үстерү, кадрлар әзерләүгә һөнәри стандартларны кертү һәм квалификацияне бәйсез бәяләү буенча эш алып бара.
«Кайнар линия» телефоны буенча белгечләргә ата-аналар тарафыннан Балаларны тәрбияләү һәм карап тоту бурычларын тиешенчә үтәмәү очраклары, шулай ук гаилә әгъзаларының тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаучы хәлләр турында хәбәр итәргә мөмкин.