Татарстан белән чиктәш ике төбәктә африка дуңгызлар чумасына бәйле мәсьәлә республикада дуңгызчылык белән шөгыльләнүчеләр өчен бу бик мөһим. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 27 июльдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә әйтте.
29 июльдә Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районында үзәк район хастаханәсе һәм район элемтә үзәге хезмәт коллективлары белән очрашулар узды.
Очрашуда Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов, КФУ ректоры Илшат Рәфкать улы Гафуров, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Ирек улы Гыйльметдинов, VII чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе Раил Рафаэль улы Шәмсетдинов катнашты.
Рудник мәктәбе коллективы Казан шәһәренең талантлар университетының проект олимпиадасы призеры булды. "Кама Тамагы-Идел буе энҗесе" проекты буенча Мәктәпкә 30000 сумлык туризмны үстерү өчен җиһазлар куелды, бу: 4 җирле палатка, 6 ике урынлы палатка, 12 йокы капчыгы, 5 туристик келәм.
2019 елның 29 июлендә Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында районның шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә узды.
Бүген, 2019 елның 29 июлендә, Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы каршындагы учреждение, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, районның шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә, киңәйтелгән утырыш узды.
2019 елның 20 сентябренә кадәр Кама Тамагы штп Туфан Миңнуллин паркында һәр җомга һәм шимбә көнне Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы авыл һәм шәһәр җирлекләренең иҗат коллективлары чыгышлары планлаштырылган.
2019 елның 27 июлендә Олы Кариле мәдәният йорты иҗат коллективы чыгыш ясады.
29 июль - Халыкара юлбарыс көнендә Район балалар китапханәсе һәм Кама Тамагы муниципаль районының «Радуга» 1 нче номерлы балалар бакчасы мәктәпкә әзерлек һәм өлкән төркем балалары өчен «Юлбарыслык көне» үткәрделәр.
Дәүләт комитеты 2019 елның 7 июнендәге карары белән Татарстан Республикасы территориясендә даими рәвештә автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында пассажирлар һәм багаж алып баруга җайга салынулы тарифларны билгеләүнең яңа тәртибен раслады, ул Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан теркәлде һәм Татарстан Республикасы Хокукый мәгълүматның рәсми порталында 2019 елның 15 июлендә басылып чыкты.
2019 елның 20 сентябренә кадәр Кама Тамагы штп Туфан Миңнуллин паркында һәр җомга һәм шимбә көнне Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы авыл һәм шәһәр җирлекләренең иҗат коллективлары чыгышлары планлаштырылган.
Бүген фоторепортажда Кама Тамагы штп үзәк урамнарының фотосурәтләре тәкъдим ителде.