Тенеш поселок китапханәсе «Елмай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр балалар өчен «Китап дөньясына рәхим итегез» дип исемләнгән экскурсия үткәрде.
Славян язуы көне һәм Гомумроссия китапханәләр көне уңаеннан Тәмте авылы китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Аленушка” балалар бакчасында булдылар.
Кирельск авыл китапханәсендә кече яшьтәге укучылар өчен «Китап патшалыгы - зирәк дәүләт»дип исемләнгән танып –белү уен программасы үткәрелде.
Хөрмәтле китапханә хезмәткәрләре!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Гомумроссия китапханәләр көне белән чын күңелдән котлыйбыз!
Хөрмәтле эшмәкәрләр!
Сезне Россия эшмәкәрләре көне белән котлыйм!
2019 елның 28 маенда Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең Югары Ослан районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Татарстан Республикасы Кама Тамагы районы территориясендә Россия Тикшерү комитеты компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итәчәк.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүче оешмаларның энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге программаларга карата таләпләрне билгеләү тәртибе турында» 2010 елның 15 маендагы 340 номерлы карары нигезендә 2020 - 2022 елларга Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүче оешмаларның энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген күтәрү өлкәсендәге программаларга карата боерыклар белән таләпләр билгеләде.
2019 елның 27 маенда Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы каршындагы учреждениеләр, предприятие һәм оешма җитәкчеләре белән киңәйтелгән утырыш, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә узды.
2019 елның 25 һәм 26 маенда Дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләре профсоюзлары арасында ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган «100 юл» республика турслеты узды. Безнең команда контроль-туристик маршрутны узу буенча ярышларда 1 нче урынны һәм җирлектәге спорт юнәлеше буенча ярышларда 2 нче урынны алды.
28 май көнне 8.00 дән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җир законнарын бозу мәсьәләләре буенча «Бердәм кайнар линия көне» үткәрә.