2019 елның 7 маенда Советлар Союзы Герое М. А. Чирков истәлегенә багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды.
Әлеге чарада районның 7 мәктәбеннән 8 команда катнашты.
Татарстан Республикасында чәчүгә барлык районнар да чыкты. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.
«Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексы администрациясе мөмкин булган уңайсызлыклар өчен гафу үтенә һәм тренажер залына, спорт залына, бильярдка, кунакханәгә килергә тәкъдим итә.
7 маенда безнең районнан биш Бөек Ватан сугышы ветераны бүләк ителде һәм цифрлы телевидение өчен приставкалар куелды
Бүген, 2019 елның 7 маенда, Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте.
Кама Тамагы муниципаль районы Тәмте авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Минем тәрәзәм өчен сугыш юк» дип исемләнгән балалар рәсеме күргәзмәсе оештырылды , китапханә укучылары «Бөек Җиңүгә багышлана», «Фотография анда юк» дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе һәм Тәмте авылы фронтовигы Н. Мошковның «Партизан сукмаклары» мемуарлары күргәзмәсе белән таныштылар.
Затон поселогы китапханәсе «Балаларга сугыш турында укыйбыз» Халыкара Акциясенә кушылды.
Бөек Җиңү көне алдыннан балалар китапханәсенең «МастерОК» кызыксынулар клубы җитәкчесе Лилия Гумирова Рудник урта мәктәбенең 2 һәм 4 сыйныф укучылары өчен «Ветеран өчен Открытка» дип исемләнгән мастер-классы үткәрде.
2019 елның 7 мае. - Радио көне, барлык элемтә тармаклары хезмәткәрләре бәйрәме
Хөрмәтле элемтә хезмәткәрләре!
Сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез – радио һәм элемтә көне белән котлыйм!
2019 елның 6 маенда Иске Чүпрәле авылында Аҗаган хәрби-спорт уенының зона этабы узды, анда Кама Тамагы районы командасы катнашты.