2019 елның 6 маенда Иске Чүпрәле авылында Аҗаган хәрби-спорт уенының зона этабы узды, анда Кама Тамагы районы командасы катнашты.
15-16 май көннәрендә безнең район территориясендә Халыкара театр фестивале кысаларында 3 спектакль узачак.
Кама Тамагы районында 9 Май бәйрәменә әзерлек бара. Барлык җирлекләрдә төзекләндерү эшләре белән шөгыльләнәләр, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның күмелгән урыннарын тәртипкә китерәләр. Җирлек башлыклары шәхсән Бөек Ватан сугышы ветераннары, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре белән очрашалар.
Кама Тамагы районы эчке эшләр бүлеге ветераннары, полициянең яшь хезмәткәрләре белән берлектә, Җиңү көне уңаеннан, Бөек Ватан сугышы ветераннарының каберләрендә коймаларны тәртипкә китерделәр һәм шул рәвешле Ватанны саклаучыларны искә алдылар.
2019 елның 6 маенда Казанда Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов катнашында Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.
2019 елның 2 маенда Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ял көненә һәм шторм кисәтүенә дә карамастан, Татарстанның Югары Ослан, Кама Тамагы, Апас һәм Кайбыч районнарына кыр эшләренең барышы белән танышу өчен килде.
Кырларны карап чыкканнан соң, Марат Әхмәтов шул районнарның башлыклары, хуҗалыклар җитәкчеләре, фермерлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Очрашуда авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә ярдәм буенча дәүләт программаларының үтәлеше турында сөйләде һәм сорауларга җаваплар бирде.
2019 елның 3 маенда Казанда «Бердәм Россия» праймеризы кысаларында дебатлар узды, анда Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы катнашты. Фикер алышуның темасы Авыл проблемалары һәм аларны хәл итү юллары булды.
2019 елның 1-5 маенда Марий Эл Республикасының Куяр поселогында җәяүлеләр дистанцияләрендә спорт туризмы буенча Бөтенроссия ярышлары узды.
Татарстанда көзге культуралар вәзгыятенә бәйле рәвештә гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2 майда тиешле күрсәтмәгә кул куйды.
Кама Тамагы муниципаль районының балалар китапханәсе чираттагы тапкыр «Балаларга сугыш турында укыйбыз» Х Халыкара Акциясенә кушылды.