ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2019 ел
җомга

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  министрлыгы  Татарстан  Республикасы Төзелеш,  архитектура һәм торак-коммуналь министрлыгы белән  берлектә  авыл  хуҗалыгын үстерү өчен 2019 елга түбәндәге программаларны расладылар:  155 сыер  абзарын  капиталь ремонтлауга, 68  машина – трактор  паркын, 129 ындыр  табагы  хуҗалыгын  ремонтлауга - 1,2 млрд сум.

Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбендә һәм Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә» Кама Тамагы муниципаль районындагы «Богородский рай «халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаган балалар белән Татарстан Республикасы Конституциясенең төп нигезләмәләрен өйрәнү, Татарстан Республикасы символикасы белән таныштыру һәм республика өчен горурлык тәрбияләү максатыннан Парламент сыйныф сәгатьләре үткәрделәр.

25 апрель көнне Кама Тамагы муниципаль районының «Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексы ГТО тест үткәрү үзәгендә «Богородский рай» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, «Кама таңнары» социаль ярдәм үзәге белән берлектә ГТО нормаларын үтәделәр.


25
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Кама Тамагы муниципаль районы балалар китапханәсе хезмәткәрләре Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты турында 1-нче номерлы "Салават күпере" балалар бакчасының әзерлек төркеме балалары белән әңгәмә үткәрделәр.


24
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Әлеге форумнарда катнашырга теләүчеләр Россия яшьләре АИС системасында теркәлү узарга тиеш.

19 апрель “Җиңү өчен 100 балл” Бөтенроссия акциясе уңаеннан Кама Тамагы урта мәктәбендә 10, 11 сыйныф укучылары өчен 2018 елгы чыгарылыш укучысы Нигъмәтҗанова Алия белән очрашу оештырылды.

Тенеш поселогы китапханәсендә «Елмай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен Габдулла Тукайның туган көненә багышланган «Бар кеше өчен дә, балалар өчен дә күбрәк иҗат иткән» шигырь сәгате үткәрелде.

Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу административ штраф салуга китерә:

гражданнарга-2000-4000 сум;

вазыйфаи затларга-15000-30000 сум;

юридик зат оештырмыйча гына эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыручы затларга-30000-40000 сум;

юридик затларга-200000-4000000 сум.

2019 елның 25 апрелендә Кама Тамагы штп һәм Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының Тәмте авылында Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк.

2019 елның 4 июнендә ай календары һәм гореф-гадәтләр нигезендә Ураза бәйрәме башлана торган көн билгеләнде;

2019 елның 11 августы - ай календары һәм гореф-гадәтләр нигезендә Корбан бәйрәме башлану көне.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International