ЯҢАЛЫКЛАР


29
декабрь, 2018 ел
шимбә

Хөрмәтле каматамагылылар! Сезне чын күңелдән яраткан бәйрәмнәребез – якынлашып килүче Яңа ел һәм Раштуа бәйрәме белән котлыйм! Тиздән Яңа 2019 ел җитә, 2018 ел тарихта калачак. Барыбыз өчен дә якыннарыбызның  сәламәтлеге, балаларыбызның уңышлары, үзебезнең һөнәри осталыгыбызны гамәлгә ашыру мөмкинлеге, ял итү, спорт белән шөгыльләнү, ярдәмгә мохтаҗларга булышу кебек кыйммәтләр мөһим. Бу ел эчендә Кама Тамагы тарихына күп кенә шатлыклы вакыйгалар керде, без районыбыз һәм аның кешеләре – аларның спортта, олимпиадаларда, мәдәният, туризм өлкәләрендәге җиңүләре белән горурланабыз.


28
декабрь, 2018 ел
җомга

2018 елның 28 декабрендә Кама Тамагы поселогының мәдәният йортында «Ныклы гаилә» республика проекты химаясендә Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов катнашында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен ел саен уздырыла торган хәйрия чыршы бәйрәме узды.  Павел Николаевич бәйрәмгә килгән барлык ата-аналарны һәм балаларны бәйрәм белән котлады. “Без – Россия гражданнары!” VI республика иҗат конкурсында катнашкан өчен җиңүчеләргә һәм катнашучыларга район башлыгы исеменнән дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Балалар өчен «Аленький цветочек» театральләштерелгән тамаша куелды. Бәйрәм ахырында Кыш бабай балаларга татлы Яңа ел бүләкләре тапшырды.

Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Кама Тамагы урта мәктәбенең мәктәп яны лагере балалары өчен балалар язучылары һәм шагыйрьләренең әсәрләре буенча бәйрәм алды күңелле интерактив викторина үткәрделәр.  Викторина балаларны кызыклы сораулар белән шатландырды, елмаюлар уятты, кәефне күтәрде.           Китапханәчеләр укучыларга Яңа елда бары тик уңай, кояшлы, шатлыклы теләкләр генә теләделәр.

Бүген, 2018 елның 28 декабрендә, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы җиденче чакырылыш депутаты, милләтләр эшләре буенча Комитет рәисе Гыйльметдинов Илдар Ирек улы катнашында Кама Тамагы муниципаль районы Советының чираттан тыш утырышы узды. Төп мәсьәлә МР Башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү иде. Муниципаль район Советы карары белән Заһидуллин Ринат Марат улы билгеләнде.

Намуссыз эш бирүчеләрне ачыклау өчен «соры хезмәт базары» юнәлеше буенча «Халык контроле»дәүләт мәгълүмат системасына тиешле мөрәҗәгать бирү юлы белән формаль булмаган эш белән тәэмин итү очраклары, рәсми булмаган хезмәт хакы түләү очраклары турында хәбәр итү мөмкинлеге оештырылган. Шулай ук исегезгә төшерәбез, Кама Тамагы муниципаль районында "соры" хезмәт хакы белән көрәш буенча эш оештырылган.

 

"Кайнар линия" телефоны: 8 (84377) 2-12-52.


27
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2019 ел алдыннан ТР Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты, эш бирүчеләр һәм 2019-2021 елларга профсоюз органпизацияләренең Координация советы арасында социаль партнерлык турында 3 яклы килешүгә кул куелды.

Хөрмәтле коткару хезмәте хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Коткаручы көне белән чын күңелдән котлыйм!


26
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Кама Тамагы районы кулланучылар җәмгыяте район халкын якынлашып килүче Яңа 2019 ел белән котлый! Һәм барыгызны да 27 декабрь көнне 8: 00 сәгатьтә район кулланучылар җәмгыяте территориясендә булачак авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чакыра! Ярминкәдә җирле җитештерү продуктлары: яңа ит, балык, сөт һәм сөт продуктлары, җиләк-җимеш-яшелчә, фураж, ашлык, печән, салам тәкъдим ителәчәк. Кайнар чәй белән дә җылынырга мөмкин булачак. Сезне Яңа Ел кәефе белән көтеп калабыз! Яңа ел табынына яңа гына продуктлар сатып алу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!

Район балалар китапханәсендә «Укучының мәдәни көндәлеге»мәдәни-белем бирү проектының I этабына йомгак ясалды. 1 һәм 2 чирек дәвамында безнең районның башлангыч сыйныф укучылары көндәлекләрдәге мәгълүмат ярдәмендә Татарстан мәдәният объектлары белән таныштылар, шулай ук мәдәният учреждениеләренә йөрүдән алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.

             Башлангыч сыйныф укучылары сыйныф белән, ата-аналар белән яки мөстәкыйль рәвештә төрле чараларда булдылар һәм көндәлеккә үзләренең тәэсирләрен күрсәттеләр. Алар аның битләрен матур итеп бизәделәр, биремнәр үтәделәр, сорауларга җавап бирделәр, фоторәсемнәр, рәсемнәр һәм уку китаплары, музей һәм театрларга йөрүләре турында яздылар. Район мәктәпләре укучыларының 22 иң яхшы көндәлеге грамота белән бүләкләнде.

 «МастерОК» клубы җитәкчесе Лилия Гомәрова «Салават күпере» балалар бакчасының өлкән төркеме балалары өчен «Чыршы уенчыгы»дигән мастер-класс үткәрде. Уенчыклар ясау өчен балалар кул астындагы материаллар: төсле кәгазь, клей, кайчы һәм башка бик күп нәрсәләр кулланганнар. Балалар бик күп фантазияләр күрсәттеләр һәм нәтиҗәдә матур һәм оригиналь чыршы бизәкләре барлыкка килде. Балалар үз куллары белән ясаган уенчыкларны чыршы бизәр өчен өйләренә алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International