ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан Куркынычсызлык культурасы елы үткәрү уңаеннан һәм 2018нче елның көзге чорында сулыкларда куркынычсызлыкны булдыруга юнәлтелгән чараларны үтәү буенча Кама Тамагы кече куләмле көймәләр буенча дәүләт инспекциясендә дайми эш алып барыла.

2018 елның 11 сентябрендә 8 сәгаттьтә Кама Тамагы инспекциясенең дәүләт инспекторы Нияз Нуриев, «Сөйки урта гомуми белем бирү мәктәбе»неңукытучылары һәм укучылары тарафыннан оештырылган «Тормыш куркынычсызлыгы нигезе» буенча ачык дәрестә катнашты.

11 сентябрь Затон поселогы китапханәсе белгечләре Затон урта мәктәбенең 11 сыйныф укучылары өчен Александр Исаевич Солженицын истәлегенә багышланган «Ватанының чын патриоты һәм гражданины» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр.

2018 елның 11 сентябрендә "Богородский рай"  комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәтләр алучылар белән берничә чара үткәрде, шулай ук киңәшләр бирде.

"Экстремизмга-юк!" декадасын үткәрү кысаларында, Кама Тамагы муниципаль районы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар янында  "Яхшылык һәм явызлык дөньясы"дип исемләнгән чара уздырдылар.

Бу шимбәдә 15 сентябрь көнне Кама Тамагы поселогында Бөтенроссия йөгерү көне «Татарстан кроссы-2018»үтәчәк. Комарова урамындагы Т. Миңнуллин исемендәге паркның үзәк керү юлында Старт һәм финиш. . 


11
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 10 сентябрендә Россиянең Татарстан Республикасы буенча 3нче районара Федераль салым хезмәте  Кама Тамагы һәм Тәтеш районнарының җирле үзидарә органнары вәкилләре белән киңәшмә үткәрде.


10
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 12 сентябрендә 13.00 сәгатьтә Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты бинасының конференц-залында Кама Тамагы поселогының Генераль планына үзгәрешләр кертү мәсьәләләре буенча халык алдында тыңлаулар булачак.

Татарстан Республикасы территориясендә начар метеорологик күренешләр: 11 сентябрь төнлә- иртәнге якта Татарстан Республикасында урыны белән томан көтелә.

Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч агрометеорологик күренеш: 2018 елның 11-12 сентябрьдә төнлә-иртәнге якта Татарстан Республикасы территориясендә туфракта һәм һавада -1 градуска кадәр туңдырулар көтелә.

Бүген, 2018 елның 10 сентябрендә, Район Башлыгы Павел Лоханов район активы белән эшлекле киңәшмә үткәрде.


8
сентябрь, 2018 ел
шимбә

Быел бөек рус язучысы Л. Н.Толстойның  тууына 190 ел тула. Теләсә кайсы олы кешедән, Лев Николаевич Толстойның нинди китапларын беләсез дип сорасагыз,  һәркем сезгә җавап бирәчәк: "Анна Каренина" һәм "Сугыш һәм Тынычлык". Сүз дә юк, нәкъ менә алар аңа дөньякүләм танылу китергән. Әмма Лев Толстой әсәрләрне өлкәннәр очен генә генә язмый, балалар өчен да иҗат итә. Лев Толстойның балалар әсәрләре балаларны ярату белән сугарылган. Ул үзенең кечкенә хикәяләрендә көчсез булуы, чын дуслык һәм кыюлык, кешеләргә игелек эшләргә кирәклеге турында яза.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International