ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2018 ел
шимбә

Закон буенча шәхси эшмәкәрләр булмаган һәм шәхси, йорт яки башка шундый ихтыяҗлар өчен физик затларга ялланган хезмәткәрләрне тартып тормыйча хезмәт күрсәтә торган физик затлар салым органнарында тиешле гаризалар нигезендә исәпкә куелырга тиеш.

2018 елның 8 сентябрендә Солонцова Анна Семеновнаны 90 яшьлек юбилее булып узды. Аны бу олуг бәйрәме белән  Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин, Куйбышев ис. Затон поселогы башлыгы Николай Ефимов һәм Куйбышев ис.Затон Территориаль иҗтимагый үзидарә Советы Рәисе Альмира Винникова котладылар.


7
сентябрь, 2018 ел
җомга

1 сентябрьдән 12 сентябрьгә кадәр районның барлык мәдәният учреждениеләрендә " Экстремизмга-юк!"толерантлык һәм экстремизмга каршы тору, әхлакый кыйммәтләр формалаштыруга юнәлдерелгән, Игелек хакына актив гамәлләргә өндәүче, терроризм, экстремизм, шәхескә һәм җәмгыятькә каршы җинаятьләр профилактикасына юнәлтелгән әңгәмәләр үткәрелде.

9 сентябрь көнне Рәсәйдә Рус халкының бөек язучысы Лев Николаевич Толстойның тууына 190-еллык юбилей билгеләнеп үтәчәк.

Бу уңайдан Туган якны өйрәнү музеенда яңа күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә язучының биографиясе, шулай ук  китаплары белән танышырга була. Еллар үткән саен язучының иҗатына кызыксыну кимеми, ә  арта гына бара.

7 сентябрь көнне 10.00 сәгатьтә Кама Тамагы муниципаль районының балалар китапханәсендә 1 нче номерлы «Радуга» балалар бакчасының әзерлек төркеме балалары «“Дөньяда Толстой булганда» әдәби кунакханәсендә булдылар.  Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны гаҗәеп кеше һәм бөек язучы Лев Николаевич Толстойның биографиясе һәм иҗаты белән таныштырдылар. Балалар укыган хикәяләр, әкиятләр, мәсәлләр турында фикер алышуда, шулай ук «Геройларны бел» әдәби викторинасында актив катнаштылар. Лев Толстой китаплары буенча куелган мультфильмнарны бик теләп карадылар.

2018 елның 7 сентябрендә Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитетында административ комиссиянең чираттагы утырышы булды, анда физик затларга карата 3 статья буенча административ хокук бозу турында 4 эш каралды.


6
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 5 сентябрендә Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә" Богородский рай «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү» бүлекчәсе белгече Гөлназ Хөснетдинова “Тынычлыкка-әйе, Терроризмга – юк”  дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрде.

2018 елның 6 сентябрендә Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Богородский рай «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Аида Идрисова «терроризмга һәм экстремизмга каршы профилактика чаралары»темасына мәгълүмати – танып белү сәгате үткәрде.

2018 елның 5 сентябрендә «Сәламәт киләчәк» федераль партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасында Кама Тамагы районында федераль партия проекты Иҗтимагый советының күчмә утырышы узды.


5
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

5 сентябрь көнне Кама Тамагы районының Осинники авылында яшәүче Елизавета Ивановнага 90 яшь тулды.  Аны бу истәлекле көне белән котларга муниципаль район Башлыгы Павел Лоханов һәм авыл җирлеге Башлыгы Әхәт Сәгъдиев килгән иде. Аңа Кама Тамагы муниципаль районы хакимиятеннән истәлекле бүләк һәм чәчәкләр тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International