ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

4 сентябрь  көнне Кама Тамагы муниципаль районының дәүләт автоном «социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Богородский рай» МТЗ һәм СЗ ТР Кама Тамагы муниципаль районында» алимент  түләүләр буенча бурычлары булган гаиләләр белән комиссия утырышы узды. Комиссия утырышында социаль яклау бүлеге һәм суд приставлары катнаштылар. Балигъ булмаганнарга алимент түләү буенча судка  гариза тапшыру  мәсьәләсе буенча комиссиягэ куп балалы ана буларак Курносова А.Ф.  мөрәҗәгать  итте.

Намуссыз эш белән тәэмин итүчеләрне ачыклау өчен «соры хезмәт базары» юнәлеше буенча формаль булмаган эш белән тәэмин итү, хезмәт хакларының рәсми булмаган түләүләре турында мәгълүмат бирү мөмкинлеге оештырылды. Шулай ук исегезгә төшерәбез, Кама Тамагы муниципаль районында "соры» хезмәт хакы белән көрәш эше оештырылган.

 

"Кайнар линия" телефоны 8 (84377) 2-12-52.

Бүген, 5 сентябрьдә, Кама Тамагы муниципаль районының үзәк район хастаханәсендә  9: 00 сәгатьтән башлап  Республика сәламәтлек саклау оешмалары белгечләре  олыларга һәм балаларга медицина һәм консультатив ярдәм күрсәтүгә керештеләр. 


4
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

Бүген, 2018 елның 4 сентябрендә, Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Дамирә Идрисова һәм Кама Тамагы районы суд приставлары бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ильдар Нигъмәтуллин катнашында алиментларны түләтү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү оештырылды.

Бүген Кама Тамагы районында эш визиты белән ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Әхмәтов Марат Готыф улы булып китте. Очрашу 3 филиалның  “Олы Салтык” бүлекчәсе ындыр табагы территориясендә булды.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Татарстан Республикасында 2017-2020 елларда эш башлаучы фермерларга ярдәм» конкурсына йомгак ясалды. Фермерларга грантлар бирү максатыннан оештырылган бу программа быел икенче тапкыр игълан ителде. Иске Казиле авыл җирлегеннән  КФХ башлыгы Шәйхетдинов Мөнир Гали улы бу бәйгедә “113,9 гектарда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы, терлек азыгы культуралары җитештерү”  юнәлешендә  җиңү яулады. 113,9 гектар  җирнең 80,4 гектары Шәйхетдинов Мөнирнең үз милкендә, 33,65 арендага алынган. Грант акчасына Шәйхетдинов трактор, төягеч сатып алачак. Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы, терлек азыгы культуралары үстерәчәк.


3
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Россиянен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан Куркынычсызлык культурасы елы үткәрү уңаеннан һәм 2018нче елның көзге чорында сулыкларда куркынычсызлыкны булдыруга юнәлтелгән чараларны үтәү буенча Кама Тамагы кече куләмле көймәләр буенча дәүләт инспекциясендә дайми эш алып барыла.

Районның туган якны өйрәнү музеенда “Көзге фантазия” дип аталган яңа күргәзмә эшли башлады. Вахит Дәүләтшин фотокартиналарыннан торган күргәзмәдә туган якның   матурлыгын, көзгә генә хас  булган моңсуллыкны  күрергә мөмкин.

Россия Федераль салым хезмәте сайтының төп битендә 2017 ел өчен физик затларның милек салымнарын исәпләү һәм түләү турында тулы мәгълүмат урнаштырылган «салым белдерүе 2018» дигән промо-бите барлыкка килде, шулай ук әлеге салым түләү өчен бердәм салым белдерүләре турында мәгълүмат урнаштырылды.

Промо-битнең  өч бүлекчәсе бар:

- "Салым белдерүегез нәрсәдән тора?»

- «Сез нинди хәлләр белән очраша  аласыз?»

- «Узган ел белән чагыштырганда нәрсә үзгәрде?»

Әлеге биткә мөрәҗәгать итеп, салым түләүче белдерү формасы, анда күрсәтелгән мәгълүмат структурасы, салымнар исәпләүнең формуласы һәм җентекле тәртибе белән таныша ала.

Бүлектә шулай ук салым түләүчеләрдән еш килә торган сорауларга җаваплар җыелган, салым белдерүе килмәгән яисә югалган хәлләрдә ничек дөрес эш итү турында аңлатмалар бирелде, яисә анда дөрес булмаган мәгълүмат күрсәтелгән һәм башка. Моннан тыш салым түләүче төбәктә гамәлдә булган ставкалар һәм ташламалар турында белә ала.

Промо-Бит ярдәмендә салым органнарына салым уведомлениеләренә кагылышлы барлык сораулар буенча аңлатмалар сорап мөрәҗәгать итәргә була.

2017 елда милек салымнары буенча бердәм салым уведомлениеләрен массакүләм төстә җибәрү агымдагы елның ноябренә кадәр гамәлгә ашырылачак. Исегезгә төшерәбез, «физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты»на тоташтырылган гражданнар хәбәрләрне электрон рәвештә генә үз шәхси кабинетында алачак.

Мөрәҗәгатьләрдә күрсәтелгән 2017 ел өчен салым суммасын 2018 елның 3 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә кирәк.

Районның туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре районыбызда традициягә кереп өлгергән “Кама ухасы” һәм “Чәчәкләр фестивале” бәйрәмнәрендә беренче ел гына катнашулары түгел. Балыктан әзерләнгән тәмле ризыклар “Кама ухасы” кунаклары  күңеленә хуш бик тә килде. Ә “Чәчәк фестивале” бәйрәмендә буыннан буынга күчеп  килгән, бәйрәмдә матур бер композициягә эверелгән йон эрләгече  “Буыннарны бәйләүче җеп” дип аталган композициядә үз урыннын тапты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International