6 сентябрьдә 14:00 сәгатьттә Тәтеш районының Башкарма комитеты бинасында (Тәтеш ш., Малкин ур., 39 йорт) гражданнарны кабул итү узачак. Экология өлкәсендә борчыган мәсьәләләргә ТР экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Егор Тарнавский җавап бирәчәк.
Приемга язылу телефоны 8 (84374) 2-53-33.
Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова алимент түләмәгән очракта нинди җәзалар бирелергә мөмкин булуы турында аңлатты. “Россия Федерациясе Гаилә кодексының 80 нче маддәсе буенча, ата-аналар үз балаларын тәрбияләп торырга тиеш. Кызганыч ки, кайвакыт ата-аналар балаларын тәрбияләү буенча вазифаларын үтәми, алиментларын вакытында түләми. Әгәр ата-аналар алимент түләми икән, аларны судка тарталар. Суд карары буенча, ата-анадан алимент түләттерелә башлый. Ул бер балага хезмәт хакының дүрттән бер өлеше, ике балага өчтән бер өлеш, өч һәм аннан да күбрәк балаларга ярты хезмәт хакы күләмендә. Бүгенге көндә республикада алимент буенча бурычлар 3 млрд сумнан артып китә”, - дип белдерде Эльмира Зарипова.
5 сентябрь көнне сәгать 9да үзәк район хастаханәсендә республика сәламәтлек саклау учреждение белгечләре ярдәмендә олыларга һәм балаларга медицина һәм консультация ярдәме күрсәтү планлаштырыла. 13:30 сәгатьттә – медицина җәмәгатьчелеге белән районда сәламәтлек саклау мәсьәләләрен камилләштерү буенча фикер алышу мәйданчыгы. 14:30 сәгаттьтә – Россия Федерациясе Федераль Собраниесенең Дәүләт Думасы депутаты Фаррахов Айрат Зәки улының халыкны кабул итү.
Хөрмәтле каматамагылылар! Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә террорчылык белән көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Бу көнне илдә барлык террорчылык актлары корбаннарын, хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хокук саклау органнары хезмәткәрләрен искә алалар. Бу кайгылы дата өч йөздән артык кеше, нигезендә хатын-кызлар һәм балалар корбан булган Бесландагы фаҗигале вакыйгаларга бәйле. Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә кешеләрне тотык итеп алган террорчылар тормышыбыздагы иң изге нәрсәгә – балаларга кул сузып, иң оятсыз, кешелексез җинаять кылды. Хезмәт бурычын үтәгәндә гомерләрен кызганмаган каһарманнарга һәм безнең тынычлыгыбызны, иминлегебезне саклаучы яклаучыларыбызга мәңгелек дан!
Бүген муниципаль район Башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин Тәмте авыл җирлеге башлыгы Игорь Зиновьев белән Тәмте авылында яшәүче Александр Николай улы Софоновны 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлавын һәм район Башлыгы Павел Лохановның бүләген тапшырдылар.
Бүген капиталь ремонттан соң район үзәгендә стадион ачылды. Анда Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты, милләтләр эшләре комитеты Рәисе Илдар Гыйльметдинов катнашты.
1 сентябрь көнне районның 14 белем бирү оешмасында 1426 укучы, укытучылар, ата-аналар, җәмәгатьчелек һәм дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре катнашында тантаналы линейкалар узды.
Хөрмәтле педагоглар, укучылар, ата-аналар! Кадерле студентлар! Сезне яңа уку елы башлану белән тәбрик итәм! Бу бәйрәм – иң якты һәм матур бәйрәмнәрнең берсе. Ул барлык буыннар өчен дә кадерле, балалар алдында яңа мөмкинлекләр дөньясына ишек ача.
Бүген 13 комбайнчы 2018 елгы урып-җыю барышындагы казанышлары һәм югары күрсәткечләре өчен премиягә лаек булдылар. Матди стимуллаштыру шартлары нигезендә премия 1000 тонна ашлык суктырган комбайнчыга бирелә. 2018 елгы урып-җыю сезонының лидеры 3 филиал комбайнчысы Минһаҗев Мөдәрис, ул 2178 тонна ашлык суктырган. Икенче күрсәткеч Ахметшин Илнарда (1861 т), өченче урында Шәкүров Солтан (1816 т). Премияне һәм рәхмәт хатларын муниципаль район башлыгы Павел Лоханов тапшырды. Аның белән бергә комбайнчыларны бүләкләүдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илфат Валиев, консультант Илнар Исмәгыйлев катнашты. Район башлыгы урак өсте барышы белән танышты, комбайнчыларның хезмәт шартлары белән кызыксынды.
Татарстанда сентябрь аномаль җылы булачак. Бу турыда Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцевка сылтама белән РБК хәбәр итә. Республикада бу җәй өчен гадәти булган җылы һава торышы сакланачак. Температура нормадан 4 градуска югары күтәреләчәк һәм 18 — 20 градус җылы тәшкил итәчәк, дип сөйләде эксперт.