22 июнь, хәтер һәм кайгы көне, Затон поселок китапханәсе урта мәктәп һәм мәдәният йорты белән берлектә мәктәп яны лагерына йөрүче балалар өчен сугыш турында шигырьләр кычкырып уку һәм фильм карау оештырдылар.
Россия Федерациясе Татарстан Республикасы буенча тикшерү комитетының Югары Ослан районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Рунар Шамсутдинов 29 июньдә 09.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә чаклы гражданнарны кабул итә.
22 июнь илебез тарихында иң кайгылы көннрнең берсе. 77 ел элек Бөек Ватан сугышы башланды. Бу сугыш 20 миллионнан артык кешенең гомерен өзде. Бүген район үзәгендәге Җиңү паркында хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг үтте.
21 июнь көнне 21.00 сәгатьтә Кама Тамагы муниципаль районында “Хәтер шәме” акциясе узды. Район үзәгендә акция Җиңү паркында үтте. 200 йөздән артык кеше хәтер шәмен кабызырга килгән иде.
Хөрмәтле каматамагылылар!
22 июнь – Россия тарихындагы иң кайгылы көннәрнең берсе - Бөек Ватан сугышы башланган көн.
Хәтер һәм кайгы көнендә фашист концлагерьпарында, сугыш кырларында ятып калучылар истәлеге алдында баш иябез. Үзләренең фидакарь хезмәтләре белән җиңүне якынайткан тыл хезмәтчәннәренә рәхмәт белдерәбез.
21 июнь көнне район балалар китапханәсендә Сөйки урта мәктәбе яны балалар лагерына йөрүче балалар өчен “Әкиятләр дөньясына сәяхәт” исемле әдәби викторина үткәрделәр.
Район туган якны өйрәнү музеенда “Сөлге-күңел көзгесе” дип аталган яңа күргәзмә ачылды. Сөлге татар халкының элек-электән яратып тукый, чигә торган кулэшләнмәләренең берсе булган.
Кама Тамагы район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Руслан Шакиров, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство-маркетинг бүлеге җитәкчесе Госман Камалиев, республика ветеринария лабораториясе специалисты терлекләрнең җәйге көтүлекләрдә торышы белән танышу максатыннан “Нармонка” агрофирмасының “Сөйки” һәм “Бортас”бүлекчәләрендә “Олы Кариле”акционерлык җәмгыятьендә булдылар.
"Кызыл канәфер" Бөтенрәсәй акциясе
20 июнь көнне көндез һәм кич белән ( сәг.10:00 нан 20:00 сәгать вакыт аралыгында) Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен, көчле яңгыр, боз явуы, көчле җил 15-20 м/с, урыны белән бик көчле җил 21-26 м/с көтелә.