Туфан Миннуллин исемендәге паркта 12 июнь көнне ретро-фотосүрәтләр күргәзмәсе оештырылган иде. Фотосүрәтләрдә 1929 – 1980 еллардагы район тарихы чагылыш тапкан. Әлеге күргәзмәне карап урта һәм олы яшьтәгеләр үткәннәрне искә төшерсәләр, балалар шул чордагы фотосүрәтләрне бик кызыксынып карадылар.
12 июнь көнне “Акчарлак” спорт-сәләмәтләндерү комплексында Россия көненә багышлап спорт сөюче гаиләләр арасында бадминтон буенча район турниры үтте. Турнирда 7 гаилә катнашты.Ярышлар ике төр буенча бик киеренке һәм мавыктыргыч узды.
Татарстан Республикасында шәһәр тирәлеген уңайлы шартларда формалаштыру дәүләт программасын тормышка ашыру рамкасы кысаларында 14 марттан 20 июньгә хәтле электрон рәвештә “Дәүләт хезмәте порталын” (https://open.tatarstan.ru/polls/ файдаланып онлайн-сораштыру үткәрелә. Хөрмәтле каматамагылылар! Сезне әлеге сораштыруда актив катнашырга чакырабыз.
Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М. Ибәтов 14 июнь көнне 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә чаклы Кама Тамагы муниципаль районында яшәүче гражданнарны кабул итә.
Татарстан Республикасында яшәүче хатын-кызларның эшмәкәрлек серләрен үзләштерү максатында түләүсез укырга һәм 100 мең сум күләмендә грант отырга мөмкинлекләре бар. Моның өчен Республикада “Эни-эшмәкәр” федераль уку проектын үткәрергә планлаштыралар
12 июнь көнне Т. Миннуллин исемендәге паркта Россия көненә багышлап бәйрәм чаралары үтте. Биредә асфальтта рәсем ясау бәйгесе, “Отечества прекрасные сыны”исемле тарихи квест оештырылган иде.
Хөрмәтле каматамагылылар!
Сезне чын күңелдән Россия көне белән тәбрик итәм! Бу Ватаныбыз алдында уртак җаваплылык һәм милли бердәмлек көне. Бөек илебезнең көче һәм кодрәте кырыс елларда да Ватанга мәхәббәтен, ышанычын, тугрылыгын җуймаган аның күп милләтле халкының бердәмлегендә һәм үзара тату яшәвендә.
Россия көненә багышлап “Салават күпере” балалар бакчасына йөрүче урта яшьгруппасы балалары өчен чара үтте. Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре, тәрбиячеләр Юлдыз Мөбәриева, Вера Гурьянова белән берлектә балаларда бәйрәм күтәренкелеге тудырып, аларда туган илгә карата мәхәббәт, горурлык хисе тудырырга тырыштылар.
Тенеш поселогының “Радуга” мәктәп яны лагерьында ял итүче балалар район туган якны өйрәнү музеена эчтәлекле экскурсиягә килделәр. Алар бик кызыксынып экскурсоводны тыңладылар, бер- берсе белән үзлренең музейда алган тәэсирләрен бүлештеләр.
4 нче июньнән 7 нче июньгә чаклы Новочебоксарск шәһәрендә мөкинлелеге чикләнгән кешеләр арасында бадминтон буенча Рәсәй чемпионаты үтте. Ярышларда Рәсәйнең 18 төбәгеннән 80 спортчы катнашты.