Районның авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә чәчү төгәлләнде. Ләкин шул ук вакытта аграр тармак хезмәтчәннәре алдына башка мөһим мәсәләләр – үсемлекләрне чүп үләннәреннән чистарту һәм зыян сала торган корткычлардан саклау эшләре килеп басты.
МУП «Метроэлектротранс» - Казан шәһәрендә җәмәгать пассажир транспортының эре оешмаларыннан берсе, шуңа күрә кадрлар әзерләү һәрвакыт актуаль булып кала.
Салым органнары искәртүенчә, 2018 нче елның 1 нче июленә хәтле контроль- касса техникасын яңача куллануга күчәргә тиешләр:
Ялланып эшлүче зшчеләре булган шәхси эшмәкәрләр, вакытлыча бердәм налог түләүчеләр;
Хезмәт договоры төзеп ялланып эшлүче зшчеләре булган җәмәгать туклануы хезмәте күрсәтүче оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр;
Сәүдә автоматлары кулланып сәүдә хезмәте белән шөгельләнүче шәхси эшмәкәрләр һәм оешмалар.
Башка ЕНВД салымы түләүчеләр өчен контроль-касса техникасын яңача куллануга күчү 2019 елның 1 нче июленә хәтле озайтыла.
Тулырак мәгълүмат Россия Федераль салым хезмәте сайтында: www.nalog.ru
8 июнь көнне кич белән, 9 июньдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән юнәлеше авышучан көчле җил 18 м/с, яшен, шулай ук 8 июньдә урыны белән -1˚ кадәр кырау көтелә.
Хөрмәтле Кама Тамагы районы социаль хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм! Сез үзегезне игелекле эшкә – авыр тормыш хәлендә калган, ярдәмгә һәм кайгыртуга мохтаҗ кешеләргә ярдәм итүгә багышлагансыз. Бу хезмәтне башкаларны кайгыртуга үзен тулысынча багышлаган кешеләр генә башкара ала. Сез ветераннарга, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, балаларга, өлкәннәргә ярдәм итәсез. Бу кешеләрнең язмышы һәм аларның проблемаларын хәл итү сезнең һөнәрилегегезгә, аларга игелекле, игътибарлы мөнәсәбәтегезгә бәйле.
Кама Таңнары социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә Советлар чоры символларына багышланган СССР значоклары-чор атрибутлары исемле тематик кичә үтте. Биредә ял итүчеләргә Советлар Союзы чорындагы маркалардан, машина модельләре, значоклардан торган коллекцияне тәкъдим иттеләр.
Пушкин көне Рәсәйдә 1991 елдан башлап билгеләп үтелә. Ул шулай ук дөньяның башка күп кенә илләрендә дә билгеләп үтелә. Аның иҗаты белән балалар да, олыларда яхшы таныш. Китапханә хезмәткәрләре Пушкин көненә багышлап укучылар өчен китап күргәзмәсе оештырдылар.
Пушкин көнен билгеләп үтү рамкасы кысаларында Затон поселок китапханәседә чара үткәрделәр. Әлеге чарада Куйбышев Затоны урта мәктәбе укучылары катнашты. Алар Рәсәй дәүләт символларына, хөкүмәт бүләкләренә һәм Рәсәйнең күренекле урыннарына багышланган викторина сорауларына җаваплар бирделәр, төрле бәйгеләрдә катнаштылар.
“Богородский рай” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә балаларны яклау көненә багышлап “Балачак бәйрәме” исемле чара үткәрделәр. Балалар төрле бәйгеләрдә, флеш-мобта катнаштылар, асфальтта рәсем ясадылар, биеделәр. Бәйрәм бик кызыклы һәм күңелле үтте, балаларда искиткеч тәэсирләр калдырды.
Авыл яшьләре Рәсәй союзы, Федерация Советының аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты булышлыгы белән «Село 21 века» Бөтенрәсәй бәйгесен үткәрә. Конкурсның максаты-авыл җирлекләре арасында уңышлы үсеш алучы җирлекләрне барлау һәм аларга һәръяклап ярдәм итү.