ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2018 ел
дүшәмбе

Район Советы утырышлар залында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре киңәшмәсе булып үтте.

Кама Тамагы муниципаль район башлыгы каршындагы террорга каршы тору комиссиясенең утырышы булып үтте.

Бүген Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов район оешмалары җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән киңәйтелгән киңәшмә үткәрде.

3 мартта Келәнче авылында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ильдар Гыйльметдинов Кубогына хоккей ярышы булып үтте. 


3
март, 2018 ел
шимбә

       2 нче мартта “Акчарлак” спорт-сәләмәтләндерү компексында “Куйбышев исемендәге ремонт базасы” ябык типтагы акционерлар җәмгыяте хезмәткәрләре аерым төрдә ГТО нормаларын үтәделәр. Барлыгы 9 кеше катнашты.

       28 февральдә Тәмте урта мәктәбе базасында башлангыч класс укытучыларының зона семинары булып үтте. Семинарда Кама Тамагы район укыту оешмалары укытучылары белән берлектә Буа һәм Тәтеш районнарыннан килгән педагоглар да катнашты.


2
март, 2018 ел
җомга

        2 нче мартта Кече Салтык авыл җирлегендә һәм  Тенеш зшчеләр поселогында халык җыены булып үтте. Җыенда җирлек башлыклары 2017 елда эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясадылар.

2 нче март көнне Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Кама Тамагы урта мәктәбенең 4”А” класс укучылары өчен мастер-класс үткәрделәр. Балалар зур канәгатьләнү хисе белән әниләренә 8 нче март бәйрәме хөрмәтенә бүләк әзерләделәр.

       1нче мартта Кама-Тамагы район культура йортында җыелыш булып үтте. Җыелышта Татарстан Респуликасы гражданнар обороносы һәм гадәттән тыш хәлләр Министры Рафис Хабибуллин шулай ук  Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов, район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров, район оешмалары җитәкчеләре  катнаштылар.  

Электр һәм почта элемтәсе үзәге хезмәткәрләренең берләштерелгән җыелышы, Кама Тамагы урта мәктәбенең актлар залында очрашу булып үтте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International