Кама Тамагы МР ришвәтчелек күремнәрен бетерү максатларында Кама Тамагы штп. территориясендә "Ришвәтчелек сораулары буенча гражданнар мөрәҗәгате" өч махсус ящик урнаштырылган(килгән хатлар ай саен алына). Шулай ук ришвәтчелек күремнәре турында хәбәр итү өчен "Ышаныч теелфоны" эшли: 8 (84377) 2-11-51.
16.06.2014 алып 23.06.2014 кадәр "Кама Тамагы Үзәк район больницасы" ашыгыч ярдәм бүлегенә төрле авырулар сәбәпле 105 чакыру булган, район буенча 33 чакыру.
2014 елның 20 июнендә “Идел” балалар савыктыргыч лагере эшли башлады. Лагерьда индивидуаль оешмалары хезмәткәрләренең 50 баласы, коммерция оешмалары хезмәткәрләренең 10 баласы һәм профиль сменасының 10 баласы ял итә.
1941 елның 22 июне –тарихыбызда иң кайгылы көннәрнең берсе – Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бу көнне һәлак булганнарны, фашист тоткынлыгында җәфа чиккәннәрне, тылда ачлыктан үлгәннәрне, гомере бәһасенә илебезне саклаучыларны искә алалар.
Узган атнада Иске Казиле авылында “Авыл бәйрәме” уздырылды. Көннең беренче яртысында зират өмәсе оештырылды. Көн яңгырлы булуга карамастан, өмәгә кеше күп килгән иде. Зират өстен җыештыруга һәркем үзеннән өлеш кертте. Өмәдә катнашучыларны Булатова Рәмилә һәм Шәйхетдинова Фирдания кайнар коймак, тәмле чәй белән сыйлады.
2013 ел йомгаклары буенча “Ак Барс” иминләү төркеме иминләнгән затларга түләүсез медицина ярдәме күрсәтү өчен Кама Тамагы дәваханәсенә 80 миллион сумга якын, ә агымдагы елның беренче кварталында 22 миллион сум акча күчергән.
Спорт һәи яшьләр эше бүлеге хәбәр итә, ТР Апас муниципаль районының хәрби-патриотик лагерендә 2014 елның 4-10 июльдә һәм 22-28 июльдә балалар өчен ял оештырылачак. Кама Тамагы районы балалары өчен квоталар каралган.
25-26 июньдә хәрби хезмәткә алынганда гражданнарга хокукый ярдәм һәм хокукларын саклауны тәэмин итү максатҗында халык өчен “кайнар линия” телефоны ачыла.